Гөлназ ханым Гафурова: «Курку бар иде, әмма аны җиңә алмаган булсам…»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел Гөлназ ханым Гафурованың «Абау, йә Алла» җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Әлеге клипта Гөлназ ханым атта йөреп, музыка уен коралларында уйнап, урман, сулар, табигатьнең матурлыгын күрсәтә. Бу клипны төшерүдә нинди кыенлыклар туган? Гөлназ ханым атта йөрергә курыкканмы? Әлеге һәм башка сорауларны җырчының үзенә бирдек. 

«Клибымны Кама Тамагындагы Кама диңгезендә төшердек. Анда бит “Зөләйха күзләрен ача” киносын да төшерәләр. Менә шунда съемкага матур җирләр эзләгәндә, бер хәлгә юлыктык: килдек тә, безне кирәк ярга кертмиләр, сакчылар тора, декорацияләр төзиләр. Шулай да, төзелешне клипка кертмәү шарты белән, машинаны  калдырып, җәяү керергә рөхсәт иттеләр.

Атка килгәндә, атта йөрү тәҗрибәм бар иде. 2005 еллар булды микән, режессер Нурания Җамали төшергән “Алтын балык” дип исемләнгән кинода төп рольдә уйнадым. Миңа ул вакытта 15 яшьләр булгандыр. Яңа елга багышланган фильм иде ул, бәлки хәтерләүчеләр бардыр. Сюжет буенча, Җир кызына әйләнгән, Кар кызы идем. Бер өлештә урманда йөреп, атта кайтырга кирәк иде. Иң беренче атка утыруым шунда булды.

Ә икенче тапкыр Әстерханда узган Федераль Сабантуйда чыгыш ясаганда, атка утырдым. Анда мине, 2 көн кала, ул вакытта Казанның Филармония директоры, режиссер-сценарист, Әстерхандагы Сабантуйны оештырган Халисә Халимовна чакырды. Атта йөрермен дип күз алдыма да китермәгән идем. Сөембикә образында зур стадионны атта узып, шигырь белән бәйрәмне ачып җибәрдем.

Менә шулай, минем белән кинәт кенә килеп чыга торган хәлләр, атлар белән бәйле. Аллага шөкер, бик тыныч атлар булып чыкты. Клипны төшергәндә дә бик акыллы ат эләкте. Мин аның белән башта дуслашырга тырыштым. Курку да бар иде, әмма аны җиңә алмаган булсам, кирәкчә төшерә алмас идек. Алла тапшырып, ерып чыктык.

Ул вакытта балаларны, тыныч күңел белән, өйдә Вәлигә калдырдым. Клипны төшергәндә ярдәмгә сеңлем Гөлнарны алдым. Сеңлем миңа һәрвакытта да бик булыша. Барлык йомышларымны, теләкләремне үти.

Сценарийны үзем уйладым. “Tigr production ” клипмейкеры Илнур Абдуллин белән төшердек. Илнур белән эшләве бик җиңел, рәхәт. Мин уйлаган, аңлаткан бөтен уй-фикерләрне туплап эшли. Иҗади кеше буларак, үзенең дә киңәшләрен бирә. Шуңа да менә инде икенче клибымны  төшерергә аны сайладым.

Бәйле