“Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен, танылган режиссерны картлар йортына илтеп атканнар… “

-- Лэйсирэ

Концерт башланырга шактый вакыт бар. Мәдәният йорты каршында биш-алты хатын-кызның кызып-кызып сөйләшүләренә игътибар иттем. Мәдәният хезмәткәрләре иде, ахры.

– Камил Саттаровны картлар йортына илтеп атканнар…

– Булмаганны сөйләмә инде, ничек Камил абый кадәр Камил абыйны – мәдәният йолдызын алай итсеннәр?.. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бит ул, танылган режиссер…

– Дөрес, аны республикада белмәгән кеше юктыр. Ленин булып та сәхнәдә уйнаган кеше бит ул. Бездә Ленин ролен сәхнәдә биш артист кына уйнаган, диләр.

– Гомерең буе мәдәнияткә хезмәт ит тә, эшли алмый башлагач, артыңа типкән кебек була инде бу.

– Танылган, шундый билгеле, мактаулы кеше Мәдәният министрлыгына да кирәк түгел микәнни?

– Юктыр. Үз хезмәткәрләренә игътибар булса, берәр бүлмә биреп, ярдәмгә социаль хезмәткәр беркетеп, Камил абыйга матур картлык ясамаслар идемени?

– Менә, күрдеңме, гомерең буе мәдәнияткә хезмәт ит тә, пенсиягә чыккач, кирәгең бер тиен дигән сүз инде бу…

– Коточкыч! Аллам сакласын! Балаларыбыздан аерылырга язмасын инде!..

– Син ишеткәнсеңдерме, Арчаның бер оешмасында гомере буе эшләп пенсиягә чыккан ир-атның мәетен фатирында атна-ун көннән соң гына тапканнар, ди. Хат ташучы пенсия алып килгәч, ул абыйның ишеген шакып, ачтыра алмагач, күршеләре белән полиция китертеп, ишекне каерып ачкач, егылып китә язганнар. Пенсионер абзый үлеп, ничә көн яткан булгандыр, мәете таркала башлаган булган. Шуннан туганнарын күрше районнан эзләп табып, исләнеп, тарала башлаган җәсәден алар алып китеп, үзләре күмгән…

– Коточкыч! Элек эшләгән коллективыннан берәү дә килмәгән, хәлен дә белмәгәннәрме?

– Кая ул! Шушы оешма хуҗасы хәлен белү түгел, соңгы юлга да озатышмаган, ди.

– Менә нинди мәрхәмәтсез, кара йөрәкле җитәкчеләр дә бар икән…

– Әле ул гына түгел: үзен җитәкче дип санап йөргән шушы адәм үз оешмаларында эшләгән бер хатын-кыз авырып, урынга егылгач, шоферын шул хатын янына җибәреп, гариза яздырткан, мине эштән азат итегез, дип. Озак та үтмәде, ул хатын вафат булды…

– Ай-һай, үлем түшәгендәге кешенең караваты янына килеп гариза яздырткан бәндәне ишеткәнем юк иде әле. Хәлен белү урынына үз тиресен кайгырткандыр. Кансыз бәндә икән.

– Бу хатын да мәктәпне тәмамлагач та бу оешмага эшкә килеп, кырык елдан артык шунда эшләгән, диделәр. Аның да хәлен белү түгел, күмүдә дә катнашмаган, бөтенләй килмәгән, күренмәгән дә.

– Бөтенләй беткән кеше икән. Нигә андый бәндәләрне җитәкче итеп тоталар икән?..

Хатын-кызлар тагын нидер сөйләшә-сөйләшә мәдәният йортына кереп киттеләр.

Концерт карап утырганда да әлеге хатын-кызларның сүзләре йөрәкне әрнетеп торды.

Их, бармы соң ул бездә кеше кадере? Туктале, бер дә юк түгелдер ул кадер дигән нәрсә Арчада. Әнә бит, ветераннар советы бар. Аның җитәкчесе җитмеш яшькә таба барса да, нидер маташтырып йөри. Райондагы уналты мең пенсионерның кайсын гына карап бетерсен ул ветераннар советы?! Район халкын социаль яклау оешмасы да бар бит әле. Алар да пенсионерлар хакында кайгыртырга тиешле оешма. Мин дә пенсиягә чыккач алардан санаторийга путевка сорап барган идем, көт, абзый, дигәч менә өч ел көтәм инде.

Коллективның бәхете, рәхәт тормышы – аның җитәкчесендә. Акыллы, белемле, ихтирамлы, киң күңелле, үземә дип түгел, кеше өчен дип янып эшләүче директор, начальник, редактор булганда аның кул астындагылар матур яши, әлбәттә. Кызганычка каршы, бүген үз коллектиындагы кешеләре өчен янып-көеп йөрүче, аталары кебек дилбегәне нык тотучы, кайгыртып яшәүче, эшләүчеләрен генә түгел, пенсионерларын да онытмыйча, кадерләп, хөрмәтләп торучы җитәкчеләр юк дәрәҗәсендә. Әллә хакимият башлыгының үз кул астында эшләүче җитәкчеләргә: өйләренә барыгыз, үзегездә эшләп чыккан пенсионерларыгызның хәл-әхвәлләрен белегез, кирәксә – ярдәм итегез, очрашуларга, җыелышларга чакырыгыз, өлкәннәргә җылы сүз кирәк, тарсынмагыз дип әйтүе кирәк микән?! Акыллы, булдыклы җитәкче моны үзе белергә һәм эшләргә тиеш ләбаса! Югарыда сөйләнгән зәгыйфь күңелле җитәкчеләр булмасын иде. Аллаһы Тәгалә эшләгән кешеләргә һәм дә пенсионерларга инсафлы, саф күңелле, ярдәмчел директор, начальниклар, җитәкчеләр бирсен иде дип теләргә генә кала.

Тәлгать КАВЫЙ. Арча.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле