Татарстанга җәй килә

-- Лэйсирэ

Иртәгә, 22 апрельдә, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмас дип фаразлана. Көндез температура 18 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Төнлә термометр баганалары нуль градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгышында -3 градуска кадәр кырау булуы мөмкин.

Иртәгә көндез һава температурасы +13, +18 градус булыр дип көтелә. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак булыр дип фаразлана.

Татарстан синоптиклары фаразынча, 24 апрельдән башлап температура артып барачак.

Фото: пиксабай

Бәйле