Чаллы кешесе бизнесын, хатынын һәм сигез баласын калдырып, урманга яшәргә күчә

-- Лэйсирэ

Чаллыда яшәүче ир бизнесын, сигез баласын хатынына калдырып, урманга яшәргә киткән. Биредә ул алты ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми, дип яза Татар-информ.

Хәзер аңа киңәш һәм психологик ярдәм сорап шәһәр кешеләре килә. Аны кар кешесе, я урман кешесе, я савыктыручы, яисә Боровецкий Серафимы дип атыйлар. Урманга китүнең сәбәбе гаиләдәге проблемаларга бәйле булган. Владимир урманга киткәч, аның үз әнисе гаҗәпләнмәгән. Ана сүзләренә караганда, Владимир беркайчан да «гадәти булмаган».

Шушы көннәрдә Владимирга 50 яшь тула. Ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән. Хәзер инде берничә ел үзенең тәҗрибәсе нигезендә психология буенча диссертация әзерли. Владимирга ярдәм сорап күп кенә кешеләр мөрәҗәгать итә. Нигездә ул наркоманнар, үзе әйтмешли, маньяк һәм үз-үзенә кул салучылар белән эшли.

Владимир кешеләргә бушлай ярдәм итә, кайчак аңа азык-төлек алып киләләр. Аның янәшәсендә инде өч ай дәвамында тормыштан күңеле кайткан Ренат яши. Аның сүзләренчә, урманда ул ачу килүдән, алкогольдән, начар сүзләрдән, сарказмнан котылган.

Урманда Владимир үзенә торак корган, ачык һавада аш-су өстәле, урындыклар урынына агач төпләре куелган, савыт-саба бар. Кышны Ренат мич янында үткәргән, ә Владимир теләсә нинди температурада йоклый ала. Җәен дә кышын да киез итек киеп йөри. Атнага бер тапкыр чишмә суын кайнатып юына. Кайчагында мунчага бара. Анда аны элеккеге пациентлары яки кунаклар калдырып китә.

Владимирның балалары кайчагында аңа кунакка килә, бигрәк тә җәйдә. 23 яшьлек өлкән кызы кикбоксинг буенча дөнья чемпионы. Иң кече улына биш яшь. Аның белән Владимир беркайчан да күрешмәгән. Кече кызы белән аерылышу бик кыен булганга, улына авырлык тудырасы килми. Урманга киткәннән бирле хатыны белән дә күрешкәне юк икән. Әмма озакламый очрашуга һәм дуслашуга өметләнә.

Фото: Челнинские известия

Бәйле