«Өч бала мәете…» — Казанда төнге фаҗигадән соң җинаять эше ачалар [видео]

-- Лэйсирэ

Казанда төнге янгында алты кешелек гаилә үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Пестель урамындагы фаҗигадән соң саксызлык буенча үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кешеләр төтен белән агуланып үлгән. Янгынның төгәл сәбәбе ачыклана», — дип искәртте Шептицкий.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей #фажига (Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта чыккан янгында өч балалы гаилә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр 33 яшьлек ир-атның, 31 яшьлек хатынның, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың һәм 64 яшьлек әбинең мәетен таба. Янгын чыгу сәбәбе электр чыбыкларыннан булырга мөмкин диләр. #алламсакласын

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Хәзерге вакытта белгечләр фаҗига булган урынны тикшерүне дәвам итә. Тикшерү өчен кирәкле экспертизалар билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Пестель урамындагы шәхси йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта төшерелгән видео урнаштырган иде. Анда ут белән көрәшүчеләр өлкән яшьтәге хатын-кыз, ир белән хатын һәм өч баланың мәетен табып алган.

Бәйле