Ваһапов фестивалендә быел кем чыгыш ясаячак?!

-- Лэйсирэ

15 май Казанның ГБКЗ бинасында Ваһапов фестиваленең ХV юбилей Гала — концерты узачак. Ваһапов фестивале — хәзерге заман татар җыр сәнгатенең иң мәшһүр брендларының берсе. Инде 15 ел уткәрелүче фестивальның төп бурычы — профессиональ җыр сәнгатен һәм сыйфатлы милли эстраданы үстерү.

Фестивальның Юбилей Гала-концертында татар сәнгатенең легендалары белән беррәтән фестивальның популяр лауреатлары һәм Ваһапов фестивале конкурсының яңа , өметле җиңүчеләре чыгыш ясаячак.

Бу кичтә оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә , халык җырларының яңача яңгыравын да ишетергә мөмкин булыр.

Сәхнәдә Рәсәй һәм СССРның легендар баритоны Ренат Ибраһимов, Урта Азия сандугачы Роза Рымбаева, дөньякүләм танылган Ла Скала опера театры солисты Рүзил Гатин , «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Илһам Вәлиев, популяр җырчылар Рөстәм Асаев белән Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина , Рәнис Габбазов , Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин һәм конкурсның яңа җиңүчеләре чыгыш ясаячак!

Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!

Бәйле