Җырчы Макsim үзенең эте белән татарча сөйләшә [видео]

-- Лэйсирэ

Россия күләмендә танылган җырчы Макsim (Марина Максимова) үзенең Instagram челтәрендә бер кызыклы видео белән бүлешкән. Әлеге видео җырчы үзебезнең татар телендә сөйләшә.

Әйтеп үтәргә кирәк: Марина тумышы белән Казаннан. 2016 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.

Видеода исә Марина бүләкләр кабул итә. Чәчәкнең матурлыгына сокланып утырганда, аның янына эте килә. Ул аңа рус телендә: «Бүләк сине барыбер алыштыра алмый», — дип, бераз гына читкә этә.

Ләкин чәчәк янында кыңгырау кебек чыңлаган бер уенчык була. Һәм Марина әлеге уенчыкны этенә бирергә уйлап, аңа татарча дәшә: «Кил әле монда, матурым», — ди ул. Әйе, чын үзебезчә, татарча.

Видео астында төрле комментарийлар калдырганар. «Синең татарча сөйләшүеңне ишетү рәхәт»; «Татар теле имтиханыннан бишле», — дип язганнар аның «битенә» язылучылар.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ждите новостей?‍♀??‍♀???✨?

Публикация от Марина Максимова (@maksimartist)

ТНВ

Бәйле