Казанда һава торышы аномалиясе күзәтелә

-- Лэйсирэ

Якын көннәрдә Казанда һава торышы Скандинавия антициклонына бәйле булачак, температура күрсәткечләре нормадан өч градуска югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Казанда тотрыклы һава торышы Скандинавия антициклоны белән билгеләнә. Шулай итеп, атнаның көндезге температура күрсәткечләре 16-19 градуска кадәр, төнге күрсәткечләр 4-8 градуска кадәр булачак», — дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин. Атна ахырына һава торышы үзгәреше фаразлана — күрсәткечләр нормадан өч градуска югарырак булачак, дип яза Татар-информ.

Сишәмбе, 23 апрельдә, салкын атмосфера фронтлары һәм явым-төшем көтелә: көндез термометр баганалары 14 градуска, төнлә 4 градуска кадәр күтәреләчәк.

24 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез һава 16 градуска кадәр җылыначак, төнлә 8 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, көндез 19 градуска кадәр җылы көтелә, төнлә плюс 7 градус булачак.

Җомга көнне, 26 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез шулай ук 19 градус, төнлә 8 градус көтелә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанда көндез плюс 19 градус фаразлана, төнлә плюс 6 градус булачак.

Фото: пиксабай

Бәйле