Бүген Азат Фазлыевның әнисенең кырыгы: «Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк»

-- Лэйсирэ

Азат Фазлыевның әнисенең яман чирдән гомере өзелгәнгә бүген 40 көн булган. Исегезгә төшереп китәбез: яман чир белән көрәшүче Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәклеге турында җырчы декабрь аенда хәбәр иткән иде. Барысы да бары тик яхшыга гына өметләнде.

Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды. Әнисе Төркиягә барып кайтканннан соң, Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга өләште. Ә 15 март көнне Зөлфирә апаның йөрәге тибүдән туктады.

«Яшисең килде… Яшәтәсе килде, ӘНИ!!! Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шулчак, эш вакытында, бөтенләй онытылып китеп: «Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк… Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә шалтыратып алыйм әле». Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең… Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм. Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде. Әни, син мәңге йөрәкләрдә. Юксынабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмах түрендә булсын«, дип яза Азат Фазлыев.

Җырчының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез…

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Яшисен килде… Яшэтэсе килде , ЭНИ!!!!Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шулчак, эш вакытында, бөтенләй онытылып китеп: «Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк… Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә шалтыратып алыйм әле». Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең… Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм. Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде. Әни, син мәңге йөрәкләрдә. Юксынабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмах түрендә булсын. #әни #40көнсинсез

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Бәйле