Кыяр супер-уңыш бирсен өчен менә нәрсә сибегез…

-- Лэйсирэ

Кайбер бакчачылар кыярга чүпрәле су «эчертә». Моның өчен коры чүпрә дә (10 грамм), килолысын да кулланырга була. Чүпрәне ун литр суга салып, ике сәгать төнәтәсең. Эремәгә ике-биш аш кашыгы шикәр дә салыр­га була.

Кыярны бу рәвешле сезонга ике тапкыр тукландыра аласыз. Чүпрәле судан соң кыяр тизрәк үсеп китә.

Кыярның яфраклары саргаю аңа калий җитми дигән сүз. Моның өчен аңа көл төнәтмәсе сибегез (ике аш кашыгы көлгә бер литр кайнар су салып, ике тәүлек төнәтәсез). Әлеге төнәтмәне крыжовникта ончыл чык (мучнистая роса) булганда да сибәргә була, әмма аны крыжовник бөреләнгән вакытта яки чәчәк атканнан соң кулланыгыз.

Ончыл чыктан түбәндәге катнашма да булыша: 1 аш кашыгы содага 1 бал кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 төймә эретелгән аспирин һәм 4,5 литр су салыгыз.

Фото: пиксабай

zamansulyshy.ru

Бәйле