Винарис Ильегет: «Мин үзем генә түгел… »

-- Гузель

Моннан берничә көн элек, “Туган тел” каналы 10 еллыгына багышлап оештырган концертта, Винарис Ильегет яңа образда, яңа җыры белән чыгыш ясап, шаккаттырган иде. Мондый үзгәрешләрнең нәрсәгә бәйле, алга таба планнары нинди икәнлеге хакында җырчының үзеннән сораштык.

“Хәзер сәхнәдә креатив яшьләр бик күп, үзгәрәсе, үсәсе килә. Шуңа күрә, образым да, җырларым да үзгәрә. Реваль Хисматуллин, Гүзәлия, Әдис Маликов, махсус Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт һәм минем өчен җырлар язалар.

Образларга килгәндә, аларны дизайнерым, дустым Рөстәм Исхаков тудыра. Яңа сезонда тулысынча аның костюмнарыннан булачакмын. Хәзерге вакытта яңа программа, җырлар, клиплар, костюмнар әзерлибез. Шуны да әйтергә кирәк, киләсе сезонда мин үзем генә түгел, Ләйсән Мәхмүтова белән дуэтта чыгыш ясаячакмын.

Иң беренче чиратта, мине бу адымнарга тамашачыларның мәхәббәте илһамладыра. Соңгы арада Ләйсән Мәхмүтова белән эшләү көч бирә. Без бер-беребезне иҗатта үсәргә этәрәбез”, дип сөйләде җырчы Винарис Ильегет.

Бәйле