Элвин Грейның йөргән кызы «Дом-2» телепроектына китә

-- Лэйсирэ

Элвин Грейның элек йөргән кызы — 25 яшьлек Чистай кызы Алинә Галимова «Дом-2» телепроектында катнаша. Алинә Мәскәүдә дә, Казанда да яшәгән. Ул җырлый һәм үзен фотомодель буларак та сынап карый, дип яза ШК.

2016 елда Elvin Grey белән очрашып йөргән. Чистайда аның концертларын оештырган, берничә клибында төшкән.

Галимова теле-шоуда беренче тапкыр гына катнашмый. ТНТдагы «Холостяк» тапшыруында да катнашкан булган. Соңгы елларда кыз вокал белән актив шөгыльләнә, Казан сәхнәләрендә татарча да җырлар башкара.

Фото: vk.com/alina_elvin

Бәйле