«Памперслары да алыштырылмагандыр» — Илһам Шакиров туганнары гаугалы фатир турында үз фикерен әйтә

-- Лэйсирэ

Илһам Шакиров үлеменнән соң, аның фатиры өчен көрәш башлануы турында газетабызда күптән түгел басылып чыккан иде. (БГ, №12, 27 март, 2019). Мәшһүр җырчыны карап торган Илһам Хаҗиев бу язмада Илһам аганың туганнарын гаепли торган сүзләр әйткән.

Ул журналистларга мәрхүмнең фатир буенча йөри башлаган туган-тумачаларын, элегрәк, бөтенләй хәл белешергә дә килмәүләрен сөйләде. Хәтта мәрхүмнең бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева да аралашып тормаган, янәсе. Ләкин Илһам аганың туганнары – башкасын сөйли. «Без килдек, әмма Хаҗиев безне кертми, яки куып кайтара иде», – ди алар. Хаҗиевның Илһам Шакировка дип бирелгән ике фатирны үзләштерүен, шуңа өстәп аның башка керемнәренә һәм мөлкәтенә дә хуҗа булуын сөйлиләр.

ТУГАННАРГА ӘЙТМИ ГЕНӘ ЭШ ИТКӘН

18нче апрель көнне Вахитов районы судына килгәч, мәрхүмнең туганнары белән аралаштым. Илһам Шакировның бертуган апасы – 90 яшьлек Зәйнәп апа Гәрәева үзе килмәгән иде. Ләкин аның улы – Вакыйф Гәрәев белән аралаштык.

– Мин Илһам Хаҗиевны 1986нчы елдан бирле беләм. Ул вакытта Казан Дәүләт Университетында студент идем. Ул – Пединститутта студент иде. Рәшит Сабиров таныштырган аларны. Шуннан соң Хаҗиев гел Илһам абый тирәсендә булды. Абый аңа тормышын җиңеләйтергә бик зур ярдәм итте. Аннан соң юкка чыкты. Кабат аның белән 1999нчы елда Илһам абыйның юбилеенда гына очраштык. Шуннан соң башка югалмады, чөнки абый аңа бик ярдәм итеп тора иде. Илһам абый гомер-гомергә кешелекле булды, булышырга тырышты – кем генә булмасын, һәркайсына. Мин укып бетергәч Чаллыга кайтып китәсе идем, Илһам абый калдырды. «Җитте сиңа болай тулай торакта яшәргә, энекәш, әйдә минем Николаев урамындагы фатирыма пропискага кер дә, минем белән яшә син. Мин хәзер яшь түгел инде, ярдәм итәрсең», – диде. Шулай итеп, калдым, бераздан тормыш кордым, өйләнгәч, пропискам Илһам абыйның фатирында булса да, аерым тора башладым. Шулай бер көнне яныма Хаҗиев килде. «Вакыйф, Илһам абый фатирыннан пропискадан төш, мин керәм, миңа кайда да булса яшәргә кирәк», – ди. Каршы килдем. Бер белмәгән Хаҗиев ничек инде Илһам Шакиров фатирына пропискага керә? Абыйның тормышы өчен курыктым. Үзе белән сөйләшкәндә дә, «Пропискадан төшмим», – дидем. Соңыннан суд аша мине пропискадан төшерттерделәр дә, Хаҗиевны теркәделәр. Регпалата аша сорашып белештем, анда пропискага кереп кенә калмаган, абый белән икесенә бүлеп фатирга приватизация ясатканнар. Соңыннан, янәсе, Хаҗиев абыйның өлешен үзенә сатып алган да, бу фатирны тулысынча үзенеке иттергән. Өч бүлмәле фатир бу! Шулай итеп, Илһам абыйның яшәү урыны калмаганга күрә, 2010нчы елда Президент Шәймиев аңа Щапов урамындагы яхшы йорттан ике бүлмәле яңа фатир бирде. Лифтсыз иде ул ләкин. Дүртенче катта яшәү абыйга авыр булганга күрә, Каюм Насыйри урамындагы икенче бер яхшы фатирга алыштырды ул аны. Ул фатирга Хаҗиев белән бергәләп күченделәр. 2017нче елда, беркемгә дә әйтми-нитми генә Хаҗиев Илһам абыйны «недееспособный» дип таныттырган. Мин сезгә бер ялгансыз әйтәм – беребез дә бу хакта белмәдек, бер генә туганга да ул моны хәбәр итмәде. Әйе, без Илһам абыйның Альцгеймер авыруы белән чирли башлаганын белә идек. Ләкин аны юләргә чыгаруларын белмәдек. Абый «недееспособный» дип табылгач, Алсу Батталова дигән бер хатынны опекун иттереп билгелиләр. Безнең бу хатынны беркайчан да абый янында күргән булмады. Без аның кем икәнен белмибез. Шушы ханым, Хаҗиев белән 2017нче елда рента килешүен төзеп, абыйның яңа фатирын да үзенә алган! – дип сөйли Вакыйф Гәрәев.

АКЧАЛАР КАЯ КИТКӘН?

Укучыларыбыз арасында белмәүчеләр дә бардыр. Рента килешүенең ни булуын аңлатыйм. Гадәттә бу килешүне өлкән яшьтәге, туганнары булмаган ятим картлар, карчыклар төзи. Мәсәлән, бер карчыкның пенсиясе әз, яшәү өчен акчасы җитми, ди. Ул бер кеше белән рента килешүе төзи дә, аңа үзе үлгәч фатирын калдыра. Ләкин, моның өчен икенче як бу өлкән яшьтәге кешегә ай саен билгеле бер күләмдә акча түләп барырга тиеш була. Хаҗиев та мәсәлән, 2017нче елдан башлап, ягъни бу рента килешүе төзелгәннән соң, Илһам ага Шакировка ай саен 22 мең сум күчереп барган. Шуңа күрә мәрхүмнең Казан үзәгендәге элиталы йорттан бирелгән икенче фатиры да Хаҗиевка калган. Тик бу рента килешүен Илһам Шакиров акчага мохтаҗ булганга төзегәннәрме, әллә Хаҗиевка фатир кирәк булгангамы – монысы икенче мәсьәлә.

Илһам Шакиров туганнарының хокукын яклаучы адвокат Гүзәл ханым Вәлиева әлеге уңайдан «Безнең гәҗит»кә менә ниләр сөйләде:

– Ни өчен опекунлык Алсу Батталова исеменә ясалган? Чөнки әгәр Хаҗиев рәсми рәвештә үзе опекун булган булса, бу фатир берничек тә аңа кала алмас иде. Ул варисларга калыр иде. Чөнки закон буенча опекун үзе карап торган кешенең мөлкәтен бернәрсә дә эшләтә алмый. Шуңа күрә, аларга әлеге Алсу Батталова дигән ханым кирәк булган. Без бу ханымның кем булуын ачыкладык. Ул Хаҗиевның хатыны белән хезмәттәш. Аннан соң, Хаҗиев журналистларга интервью биргәндә, «мин аны карадым, мин аның опекуны» дип сөйли. Фактта опекун ул булып чыкмый бит. Опекун бит Батталова! Аннан соң, медиклар Илһам Шакировның 2013нче елдан авырый башлавын сөйли. Димәк, бу фатиры бирелгән вакытта ул әле нәрсә эшләвен аңышкан. Ләкин Хаҗиевка фатир калдырам димәгән бит! Рента килешүе кирәк, акчам да җитми, димәгән. Чөнки җиткән аның акчасы! Рента килешүе 2017нче елда – Илһам Шакиров инде ныклап авырган һәм үз эшләре өчен җавап бирә алмаган вакытта төзелгән. Бу – Хаҗиев инициативасы белән эшләнгән әйбер икәнен чамалап була. Янәсе, мәрхүмнең матди кыенлыклары булган. Нинди кыенлыклар турында сүз бара? Илһам ага Шакиров ай саен 29 мең сум пенсия алган, соңгы көненә кадәр Филармониядә эшли дип исәпләнгән һәм моның өчен дә аңа 32 мең сум ай саен күчереп барганнар. Аның Президент биргән затлы, чит ил машинасы бар. Аңа өеннән ерак булмаган кафеда теләсә кайчан бушлай ашау өчен карточка бирелгән булган. Аның элиталы йорттагы үз фатиры бар. Шулай булгач, бу кешене ничек матди кыенлыклар кичергән дә, Хаҗиевка фатирын рента килешүе белән бирерлек хәлдә яшәгән дип әйтеп була?! Хаҗиев, бу фатирны үзенә алу өчен Илһам абый исеменә счет ачтырып, банкка ай саен 22 мең сум түләп барырга тиеш булган. Ә ул акчалар кайда соң? Без тикшерттек, Илһам Шакировның банкта берничә исәп-хисап счеты бар. Тик аларда калган акчаларның иң зур суммасы – 170 сум. Калган акчалары кая киткән – монысы аңлашылмый. Әле Илһам ага үлгәч тә, хезмәт хакы күчеп бара торган картасыннан 50 мең сум салдырып алганнар, – ди ул.

«ТУГАН ХАКЫ ДА БАР»

Илһам Шакировның «племянница»сы Разия ханым Суфьянова да килгән иде суд залына, аның белән дә сөйләштек.

– Илһам Хаҗиев матбугатта безне хурлап дөрес булмаган сүзләр сөйли. Имеш, без исән вакытында абыйны карамаганбыз, хәлен белергә дә килмәгәнбез. Бу – ялган. 2010нчы елда, Илһам абыйның акылында бераз сәерлекләр сизелә башлаган иде. Ул абыйсын күмәргә кайткач та, онытылып китеп, «Мин монда нәрсә эшлим соң әле ул, өйгә кайтырга кирәк, өем юл аркылы гына бит минем», – дигән сүзләр ычкындырган иде. Шуңа күрә, туганнан туган апам Кәримә Гайнетдинова белән ноябрь аенда аның янына киттек. «Илһам абый, син инде өлкән яшьтә, без сине караячакбыз, шуңа килдек», – дидек. Безнең килгәнне Хаҗиев та белде – телефоннан абый белән сөйләшкәннәр иде, шунда әйткән күрәсең. Шундук килеп тә җитте һәм апа белән мине куып чыгарды. «Барыгыз апалар!» – диде. Без төнгә каршы, салкын көз кичендә апа белән урамда калдык. Хаҗиев безгә хәтта кунып чыгарга да рөхсәт бирмәде.

Отпуск вакытларым җиттеме – һәрвакыт Илһам абыйның хәлен белергә килә идек. Тик Хаҗиев безне аның янына кертмәде. «Минем әле вакытым юк сезне кабул итәргә, бөтен туганнар бер көн сайлагыз да, шул көнне килерсез!» – дип әйтә иде. Әйтерсең, без аның янына киләбез! Безгә Илһам абыйны күрсәтмәде ул. Аның нишләп болай итүе аңлашыла да. Кеше килгәндә Илһам абый яшәгән фатирга килеп, аны җыештырып, абыйны да юындырып-киендереп куярга кирәк бит! Мәшәкатьле… Елга бер мәртәбә килә идем мин. Килгән саен Хаҗиевның абыйны каравыннан канәгать булмыйча китә идем. Килгән саен сидек исе аңкыды анда, Илһам абыйның памперслары да вакытында алыштырылмагандыр. Иртән ашаткан да ул аны, көне буена калдырып чыгып киткән. Бер килүебездә шаккаттым. 2016нчы ел иде бу. Чәй эчәргә утырдык. Өстәлдә солы печеньесы тора иде. Илһам абый шул печеньены ачтан интеккән кеше кебек ашады да ашады. Туктата алмадык без аны. Шаккаткан идек. Ашату дигәндә дә, Илһам абыйны ашату өчен кафе бушлай ризык бирә иде, Хаҗиев пешереп интеккән икән дип уйламагыз, әзер ризык ашатты ул аңа. Шушы канәгатьсезлекләребезне сиздерә башлагач, 2016нчы елны Хаҗиев безгә беләсезме нәрсә диде? «Әгәр дә миңа каршы чыксагыз, бөтен телевидениене, журналистларны күтәрәчәкмен!» – дип куркытты. Шуннан соң бик күрсәтмәде дә абыйны. Килгән саен берәр сәбәп табып безне кертмәскә тырышуы да бу шикләрне көчәйтте.

Илһам абый үлгәч фатирына бардык бит инде. Анда минем гаҗәпләнүемнең чиге юк иде. Әйтерсең беркайчан да җыештырылмаган иде ул. Илһам абый яткан бүлмәне юганда гына да ун мәртәбә су алыштырдым мин, беләсезме! Шушындый тәрбия буламы соң? Ничек тәрбияләгән Хаҗиев абыйны шулай булгач?! Коточкыч иде фатир. Идәне су күрмәгән иде аның, – дип сөйли Разия ханым.

Мәрхүмнең туганнары бу фатирда үзләренең дә өлеше бар, ди. Мәсәлән Вакыйф абый Гәрәев болай дип сөйли:

– Илһам абый, Хаҗиев уйлавынча, ятим түгел – аның үз акылында булган, сәламәт 90 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп, 12 «племяннигы» бар! Бу Зәйнәп дигән апасы, ягъни минем әнием булмаса, Илһам абый бәлки бу дәрәҗәләргә ирешә дә алмаган булыр иде. Әни бөтен тормышын багышлаган аңа. Аны ашату өчен 4нче сыйныфны гына укыган да, мәктәпне ташлаган. Әгәр мәктәпне ташламаса, кем ашатыр иде – гаиләне алып баручы юк иде, дип сөйли әни. Ул Илһам абыйга бәхиллеген биреп, Казанга озаткан, аны зур кеше булсын дип теләгән, араларында гел хатлар йөргән. Шулай булгач, монда туган хакы да бар. Әнкәйгә хәзер 90 яшь, аның да күңеле риза түгел. Ярый, Хаҗиевка бер фатир да калмаса, бер хәл, ләкин абыйның өч бүлмәле бер фатирын алды бит инде ул үзенә! – ди Вакыйф әфәнде.

Әлегә суд утырышлары дәвам итә. Киләсе утырыш 13нче майга билгеләнде. Вакыйгаларны күзәтеп, сезне дә таныштырып барырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Бәйле