«Яшел суган ашыйсы килә!» — Гөлсирин бәби көтә?

-- Лэйсирэ

Гөлсирин Абдуллина «Дуслык күпере» концерты белән гастрольләрдә йөри. Ерак юлларда йөрүче җырчы үзенең Инстаграмында «Гастрольдә ашау кайгырту әле монда» дип фото урнаштырган.

«Шәһәрдә шәһәрчә инде ул. Авылча ашыйсы килә! Менә рәхәтләнеп, тәмләп майлы авыл ите, ярмалы бәрәңге, яшел суган күз алдыма килә!» — дип яза Гөлсирин.

Халыкка бу сүзләр җитә калган, комментарийларда Гөлсиринне бәби көтә дип нәтиҗә чыгарып куйганнар.

Исегезгә төшерәбез, 5 апрельдә Мамадыш районында Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы булды. Бу хакта беренчеләрдән булып Рифат Фәттәхов хәбәр итте. «Бүген -Гөлсирин һәм Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип язган иде ул.

Бәйле