«Йөкле булуы турында белгәч, сабыйны үтерергә карар кыла…»

-- Лэйсирэ

Казанда фатирында тапкан кыз баласын үләргә дип ялгыз калдырып киткән хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 33 яшьлек хатын йөкле булуы турында белгәч, бу хакта беркемгә дә әйтмәгән. Узган елның ноябрь аенда ул фатирында кыз бала тапкан, аны җәймәгә төреп, диванга салып калдырган. Хатын бала җитлекми туганлыктан һәм табиблар ярдәме булмагач, үләр дип өметләнгән», — дип ачыклык кертте Шептицкий.

Шул ук көнне кич белән хатын-кызның ире ашыгыч хезмәткә шалтырата һәм балага ярдәм кирәк, дип хәбәр итә. Нәтиҗәдә, табиблар яңа туган баланы хастаханәгә салганнар. Бала сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән, дип яза Татар-информ.

«Ана кеше тарафыннан яңа туган баланы үтерүгә омтылыш» маддәсе буенча эш судка җибәрелгән.

Фото: Пиксабай

Бәйле