Айсылу Габдинованың кияүгә чыгуы пиармы? Үзе әйтә

-- Лэйсирэ

Җырчы Айсылуның тормышы яңалыкларга бай! Беренчедән, ул Рәшит Ваһапов фонды белән килешүне өзеп, ялгызы гына иҗат итә башлаган. Шуңа күрә, ул быел «Дуслык күпере» фестивалендә дә катнашмады, дип яза ШК.

Икенчедән, Айсылуга кичә егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм җырчы аңа «Әйе!» дип җавап кайтарган.

— Айсылу, Инстаграмдагы балдак белән төшкән фотоңны күреп, күпләр пиар дип кенә кабул итте шикелле.

— Юк, бу чын хәл. Егетем Динислам исемле. Без күптәннән таныш, әмма Яңа ел алдыннан гына очрашып йөри башладык. Танышуыбыз сәхнә белән бәйле булды, әмма ул иҗат кешесе түгел. Никах туебызны җәйгә планлаштырабыз. Рамазан аеннан соң булыр, Алла боерса.

Фото: соцсети

Бәйле