Әтисе Гөлназ Асаева турында: «Әле ярый аңа беренче урын бирмәдегез»

-- Лэйсирэ

//Tatar today//

Ваһапов фестиваленең Татарстан Мәдәният миинистрлыгында үткән матбугат конференциясендә Рөстәм Асаев кызы Гөлназның фестивальдә катнашкан вакытта җиңмәвенә шат булуын әйтте.

2006 елда әлеге фестивальдә үзе дә катнашып, лауреат исеме алган булган. «Соңрак кызым да катнашты. Әле ярый аңа беренче урын бирмәдегез» ди Рөстәм Асаев.

«Артистларның балалары катнашып, беренчелекне яулагач, халыкта тискәре фикер туа, тикшеренә башлый,»- дип аңлатып китте ул үз фикерен. Шулай итеп, Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаева фестивальнең торле еллардагы лауреатлары. Алар кунак буларак, юбилей концертында катнашачаклар.

Ваһапов фонды рәисе Рифат Фаттахов хәбәр итүенчә Ваһапов фестиваленең гала-концертында антракт ифтар сәгатенә туры китереп ясалачак. Фестивальнең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәуләт зур концертлар залында узачак. Юбилей концерты Рамазан аена туры киләчәк һәм оештыручылар моңа игьтибар итмичә кала алмыйлар. Рифат Фәттахов әйтүе буенча, концерт көнне Зур концертлар залында намаз бүлмәсе дә әзерләнәчәк. “Буфетта исерткеч эчемлекләр дә булмаячак дип сөйләштек”, — диде ул.

Фото: Татар-информ

Бәйле