Беренче канал оештырган “Голос. Дети“ телешоуының быелгы финалы моңарчы күрелмәгән хәл китереп чыгарды. Бүген социаль челтәрләр һәм ил матбугаты җиңүче кыз бала исеме белән бәйле шау-шу мәйданына әверелде. Конкурсның соңгы нәтиҗәсе болай булыр дип, хәтта аны оештыручылар да көтмәгән булып чыкты. Телешоуда исә, бар халыкны сискәндереп, мәшһүр җырчы Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелла Абрамова җиңеп чыкты.
Дөресен генә әйткәндә, иҗатка бәя бирү беркайчан да тулысынча объектив була алмый инде ул, чөнки берәүләргә бер төрле талантлар ошаса, икенче берәүләрнең зәвыгы бөтенләй башка төрле булырга бик мөмкин. Ничек кенә булмасын, берничә талантлы бала сайлап алына һәм бөтен халык хөкеменә телеэкраннарга чыгарыла. Шуннан соң бәяне, смс-хәбәрләр юллап, тамашачы бирә. Беренче карашка монда да барысы да гадел кебек тоела. Талантлар өчен тигез көрәш мәйданы ачыла. Кем үзенең тавышы белән күпчелек халыкны әсир итә ала, шул җиңә. Җиңелүчеләргә үпкәләргә урын калмый.
Тагын бер нәрсәне искәртик: шоуда теләгән һәркем катнаша ала, баланың әти-әнисе кем булуы да, социаль чыгышы да исәпкә алынмый. Бу яктан ул гади халык баласына, таланты булса, түбәннән күтәрелергә, эстрадада үзенә исем-имидж ясап “йолдыз“га әверелергә мөмкинлек бирә торган социаль лифтны хәтерләтә. Халык аның менә шушы ягын үз иткән һәм яраткандыр да. Тормышта бит ташка язылган кануннардан тыш, язылмаган кагыйдәләр дә бар. Соңгысы, язылмаганы, күпчелек очракта көчлерәк тә булып чыга. “Голос. Дети“ның язылмаган законы исә моңа кадәр шундый иде: бер “йолдыз“ да үз баласын анда этеп чыгармады, миллионер һәм олигарх балалары да анда катнашып көчәнүдән имин иделәр. Быел менә шушы кагыйдә бозылды. Миллионер баласы һәм миллиардер оныгы, җитмәсә, эстрада “йолдызы“ның кызы гадиләр өчен старт булып хезмәт иткән мәйданга чыкты һәм шикле рәвештә зур җиңү яулады. Бу хәлгә хәтта эстрадада азау теше ярган осталар да түзеп тормады. Максим Галкин, әйтик, беренчеләрдән булып, социаль челтәрдә Микелланың конкурста катнашуын һәм җиңүен өнәмәгән пост бастырды. Гавам шуны гына көткән төсле аны күтәреп алды һәм гауга кар йомарламы кебек үсә башлады. Бу юллар язылганда, “Ютюб“та җиңүче кызның чыгышы 8 мең лайк, 34 мең дизлайк җыеп өлгерде инде. Кыз балага янаучылар җитәрлек. Гауга социаль протест төсен ала. Күрәсең, мәшһүрләр үз кызларын конкурста катнашырга этәргәндә, илдәге вәзгыятькә дөрес бәя бирә алмаганнар, баланың карьерасына старт мәйданы дөрес сайланмаган.
Илдәге вәзгыять исә менә мондыйрак бит инде. Миллионнар күрәләр: үзләре тормышларын юклыкта үткәрделәр, хәзер балаларына калкып чыгарга һич җай юк. Югары белемле яшь белгечнең хезмәт хакы 20 мең сумнар тирәсендә тирбәлә. Бу әле барысы да яхшы гына барганда һәм эшкә уңышлы урнашканда шулай. Станок артына басып та бик мантый алмыйсың. Гомереңне фәнгә багышласаң да, иртәгесе көннең якты булуына ышаныч юк. Кыскасы, кая гына карама, синең алда социаль лифтның ишекләре бикләнә һәм котылгысыз рәвештә түбәндә каласың. Зур акча эшләү мөмкинлеге бирә торган табигый монополия булган дәүләт компанияләренә вакансия турында белдерү аша гына эшкә урнашып булмый. Берәр туганыңның, якыныңның шунда эшләве һәм сине тартып кертүе кирәк. 20 мең сум, хәтта 30 мең сум айлык акча белән тормышны ничек кормак кирәк, фатир арендалаганнан соң һәм ашау-эчү чыгымнарын күтәргәннән соң, кесә төбе такырая да кала. Яшьләр генәме, инде пенсия яшенә якынлашучылар да хәтта 10-12 мең сумлык хезмәт хакына риза булып яшәргә мәҗбүр. Топ-менеджерларның бер көнлек хезмәт хакы синең гомерең буе бил бөгеп алган акчаңнан өстенрәк булуы тагын теңкәне соңгы чиккә кадәр киерә. Менә шушы шартларда халык совет чорының тигезлеген сагына хәзер. Үткән гасырның илленче-сиксәненче еллары вәкилләре генә түгел, тормышка яңа аяк басучы яшьләр дә үткәннәргә текәләләр. Гавам хәтта утызынчы елларның репрессияләренә мөкиббән, сталинизмны кайтаруны таләп итә.
Шундый вәзгыятьтә илкүләм оештырылган телешоуда, үз урынын онытып, бизнес элитаның йогынтылы бер вәкиле үз баласын югарыга этеп чыгара. Кыз талантлымы-юкмы, аның тавышы аһәңлеме-моңлымы – болары хәзерге этапта һичбер әһәмияткә ия түгел. Баланың финалга чыгуы үзе үк гаделсезлек элементы буларак кабул ителә. Җиңүе исә бөтенләй ачу кубара торган хәлгә әверелә. Игътибар итсәк: соңгы вакытларда халык төбәк җитәкчеләрен сайлауда да үзе кебек фәкыйрьлек йөген тартучыларны яисә гади кешеләр мәнфәгатьләрен якларга вәгъдә бирүчеләрне тәхеткә күтәрә. Менә шул феномен илкүләм телешоуда тагын бер тапкыр үзен күрсәтте, сыйнфыйлык позициясе, сул идеяләр йогынтысы йөрәкләрдә протест дулкыны уятты. Мәгълүмат кыры сугышчылары – журналистлар һәм блогерлар да шул протестны яклады. Нишләтәсең, каләм ияләре үзләре дә халык белән аның кара бәхетен уртаклаша бит бүген. Интеллигенция вәкилләре – табиблар һәм укытучылар, галимнәр һәм иҗат әһелләре бер үк казандагы сыек шулпаны эчәләр. Нәтиҗәдә бик күңелсез хәл туды: үзен ни өчен эзәрлекләгәннәрен аңлый алырлык яшькә җитмәгән кыз баланы пычрак су белән коендырдылар.
Соклануны һәм нәфрәтне тиешле юнәлештә борып җибәрү өчен мәгълүмат диверсиясе ясау да җитә. Алсу кызы, чынлап та, бик әллә ни зур талант түгелдер, бәлки. Хәзер бит техника һәм технологияләр ярдәмендә колагына аю баскан теләсә кемнән зур җырчы ясап була дип әйтәләр. Әмма эш анда түгел, илкүләм махсус оештырылган психозда. Бу бит беренче очрак кына түгел. Олимпия чемпионы титулын рус фамилияле Медведевадан хаклы рәвештә тартып алгач, татар кызы Алинә Заһитовага каршы нинди пычрак мәгълүмат һөҗүме оештырылган иде, хәтерлик әле. Монда хәтта эш гап-гади көнчелектә һәм буллингта гына түгел, кемнәрдер тарафыннан оештырыла торган расачыл махсус сәясәт һөҗүмендә дә. Кемнәрдер халыкларны бер-берсенә өстерергә тырыша. Бик шапшак уен, билгеле, әмма дан-шөһрәт аренасына аяк басарга теләгәннәргә моны истә тотарга туры киләчәк. Шоуга килсәк, педагог буларак минем бәям шул гына: педагогикага да, гомумкешелек кыйммәтләренә дә каршы килә тапшыру үзе дә, аннан соң оештырыла торган пычрак һөҗүмнәр дә.
(Рәшит Фәтхрахманов/“Ватаным Татарстан”, /№ 64, 01.05.2019/)
Фото: соцсети