«Минем хәлдә калган кешеләр тагын бармы икән ул? Нишләргә дә белмим»

-- Лэйсирэ

Ярый әле сердәшем газета бар. Бар моң-зарларымны редакция кызларына сөйлим. Шалтыратып сөйләшкәч, эчем бушап, күңелем тынычланып кала.

Тагын шул малаем белән газапланам инде. Нинди җан иясе булды ул, бала дип әйтергә тел дә әйләнми. Бала шул дәрәҗәдә каты бәгырьле була алмыйдыр ул әнисенә карата.

Беркөнне кан басымым 200гә кадәр күтәрелде, «Улым, дару бир әле», – дим. «Сиңа ярамый, үзе нормальләшә», – диде дә бүлмәмә бикләп куйды. Ходай саклагандыр инде, үлмичә калдым ул төнне. Үзенә аерым ашарга пешерә, кәстрүлнең капкачына «Кагыласы булма, с…» дип, ямьсез сүзләр язып куйган. Юынырга теләсәм, су юк, ди. Яныма кеше китертми. Гел кычкырып кына тора. Телевизор да каратмый, бар юанычым – газета.

Ярый анысына почтальон аша язылып калдым. Никләр миңа мондый тормыш насыйп булды икән дип елыйм да елыйм инде. Минем хәлдә калган кешеләр тагын бармы икән ул? Нишләргә дә белмим. 90 яшемнән узган карчык бит инде мин.

Иселбану апагыз

Шәһри Казан

Фото: пиксабай

Бәйле