«Зәй янында авариядә кешеләр үлә, тагын 5 кеше җәрәхәт ала»

-- Лэйсирэ

1 майда Исе Зәй бистәсен әйләнеп узуы юлында булган куркыныч авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Биш кеше җәрәхәт алган, дип яза Ватаным Татарстан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбренә караганда, фаҗига кичке сәгать җиделәр тирәсендә була. Сарман ягыннан килүче «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як юлга чыга һәм «Хендэ Соната» белән бәрелешә. Ике машина да юл читенә чыгып оча.

«Лада»дагы 24 яшьлек йөртүче һәм 25 яшьлек юлчы вакыйга урынында һәлак булалалар. Аларның берсе дә иминлек каешын такмаган була. Машинадагы 16-17 яшьлек өч егетне хастаханәгә алып киткәннәр.

Чит ил машинасындагы 61 яшьлек һөртүче һәм аның 55 яшьлек юлчысы җиңелчә җәрәхәт алган. Алар икесе дә иминлек каешларын таккан булган.

Фото: пиксабай

Бәйле