Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова Инстаграмда үзенең чынбарлыктагы, көнкүрештәге гадәти тормышын сурәтләгән. Ул үзенең башка гади хатын-кызлардан бернәрсәсе белән дә аерылмавына басым ясап, болай дип яза:
«Бөтен җирдә тузан. Аязның аяк киеме салган җирендә кала, баскан саен Данилның уенчыгына абынабыз. Берсе олы, берсе кече була белми, сугышалар. Кайчак минем дә плитә өстендә кәстрүлләр шалтырап тора. Башка бөтен ирләр кебек минем ирем дә вакыт-вакыт нервыга тия, әлбәттә, мин дә аныкына тиям. Матур, бар да бәхетле елмайган фотоны төшергәнче фотографның җиде кат тире чыга. Данил торып чаба, Макс аны куып тота, тегесе киреләнә, елый. Макс психалана, Аяз каядыр ашыга, тизрәк булыгыз, дип безне сүгә, мин барысын да тынычландырырга тырышам. Ашыкканда урын җыештырмыйча, раковинага чашкаларны өеп чыгып киткән чаклар да була. Беркая да чыгасы булмаса, шорты-майка һәм башта «карга оясы» белән йөрим. Идеаль макияж һәм ефәк пижамадан йөрисе килсә дә. Бар ул ефәк пижама, тик уңайсыз, табак-савыт юганда, җиңе шуып төшә. «Ничек өлгерәсез?» дисез. Өлгермим! Иң мөһиме шул күңел халәте, ә шкафтагы тузан түгел».
Фото: татар-информ