Булат Нигъмәтуллин: «Элвин Грей моны сорый алмас. Әле мин карт түгел бит»

-- Лэйсирэ

Берничә елга сузылган тәнәфестән соң, ни­һаять, җырчы Булат Нигъмәтуллин Казан тамаша­чысын үз концерты белән сөендерде. Булат үзе дә, киемнәре, җырлары да бөтенләй үзгә, яшьләрчә иде бу юлы.

– Моңа кадәр гел сеңлем Дилә белән концерт куя идек. Быел халыкка үземне башка яктан ачасым килде, – дип сөйләп китте ул.

– “Торналар” җырын башкардыңмы соң?

– Әйе. “Якын дустың барын онытма”, “Миләүшәләр үскән аланда”, “Сөям диеп яз әле”не дә яңартып башкардым. Элеккеге җырларны тамашачы көтеп утырды кебек, сиздем. Шулай ук үзем язган җырларны да башкардым. Бу яктан композитор Марат Мухинның да өлеше зур. Бергәләп яңа җырлар иҗат иттек.

– Хәзер шундый заман: бер җырчы икенче җырчының популяр җырын аннан сорамыйча гына алып башкара. Имеш, авторлары белә. Синең “Тор­налар”ыңны Элвин Грей алса, риза булыр идеңме?

– Авторлардан “Торналар”ны сорый алмас ул, чөнки музыкасын иҗат иткән Радик Гатауллин инде мәрхүм. Менә 15-20 елдан соң җырласалар ярый. Әле мин карт түгел бит, үзем рәхәтләнеп башкарам.

Әңгәмәне тулысынча «Акчарлак» газетасының 17 нче саныннан укый аласыз.

Фото: соцсети

Бәйле