Зеленскийның ни өчен мөселман дин әһелләре белән очрашуы билгеле

-- Лэйсирэ

Владимир Зеленский мөселман дин әһелләренә Украинаның оккупацияләнгән Кырым һәм Донбасс төбәкләрендә яшәүчеләр белән диалогта теләктәшлек күрсәтергә чакырды, дип яза Азатлык.

Украина президенты булып сайланган Владимир Зеленский мөфтиләр һәм мөселман дин әһелләре белән очрашкан. Бу хакта Украина мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Саид Исмагилов Facebook-та язды.

«Владимир Зеленский һәркемгә үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирде. Мин үз чыгышымда Украина Конституциясе һәм кануннарында язылган дини хокуклар һәм ирекләрнең мөһимлеген, мөселманнарның Украина бердәмлеге һәм иреген яклауда актив катнашуын, сивил җәмгыять төзүдә уңай ролебез һәм динара диалогка һәм башка карашлы украиннар белән хезмәттәшлеккә ачык булуыбызны әйттем. Айдер Рустемов (Кырым автоном республикасы мөфтие) белән оккупацияләнгән Кырым һәм Донбасста мөселманнарны кулга алулар һәм аларның хокуклары һәм ирекләре бозылуы турында сөйләде», дип язды Исмагилов.

Владимир Зеленскийның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, булачак президент үзенең стратегиясе дип сүздә генә түгел, эш белән илне берләштерүне атаган. Аның сүзләренчә, моның өчен Украинаның барлык ватанадашлары, аерым алганда, вакытлыча оккупацияләнгән Кырым һәм Донбасс төбәкләрендә яшәүчеләр белән конструктив диалог башларга кирәк.

«Мин төрле дин һәм дини конфессияләр вәкилләрен әлеге башлангычта теләктәшлек күрсәтергә чакырам. Вакытлыча оккупацияләнгән төбәкләрдә яшәүче украиннар белән диалог башлау. Без моны аларның өйләренә, Украинага кайтуы өчен беренче мөмкин булган адым дип саныйбыз», дигән Зеленский.

30 апрельдә Владимир Зеленский Украина православ чиркәве башлыгы Епифаний беллән күреште.

Соңрак Украин православ чиркәве (Мәскәү патриархаты) митрополиты Онуфрий белән очрашты.

Украина Үзәк сайлау комиссиясе нәтиҗәләренә караганда, Владимир Зеленский 21 апрельдә узган президент сайлауда 73,22 процент тавыш җыйган.

Бәйле