Уразаны болай итеп тотарга ярыймы? Үзгәрешләр бар

-- Лэйсирэ

Изге ай – Рамазан аена керәбез. Шул уңайдан төп кагыйдә­ләрне искә төшереп үтик. Нәрсәдән башларга?

Уразаны бер-ике ел гына тоткан кеше дә аның нәрсә икәнен яхшы белә. Ураза тотучылар рәтенә яңа гына кушылырга җыенган кешеләр төрле сораулар алдында кала. Бер елны журналистлар Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигул­линнан, уразаны өчәр-өчәр көнгә бүлеп тотарга ярамыймы, эшләгән кешегә ташлама юкмы, дип сораган иде. Мөфти, мыек астыннан елмаеп, шунда ук: “Ярый, ник ярамасын, башында – ун көн, уртасында – ун, азагында ун көн тотсаң, менә дигән булачак”, – дип җавап бирде. Татарстан мөселман­нары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, үзеңне рамазан уразасына әзерләү өчен, рәҗәб һәм шәгъбән айларында да ураза тотып карарга кирәк, дигән фикердә. “Ураза тоту адәм баласы булдырмаслык эш тү­гел. Күңелдән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, ният кылып башлап җибәрәсең. Мин быел утызынчы тапкыр уразага керә­чәкмен”, – ди баш казый.

Кайбыч районы баш мөхтәсибе, җиде бала атасы Дамир хәзрәт Гыйниятуллинның ул-кызлары ура­заны яртышар көн тотудан башлаган. “Безнең балалар, мәк­тәпкә укырга кергәч, беренче тапкыр ураза тотты, – ди Дамир хәзрәт. – Көннәр бик озын иде: беренче вакытта яртышар көн, аннары өчкә кадәр һәм тора-бара тулысынча тоттылар. Балигъ булган кешегә аның авырлыгы юк, үзеңне шуңа рухи яктан әзерләргә кирәк. Рамазан аенда кылган из­гелекләрнең савабы да зуррак була. Ул – гөнаһлы эшләрдән тыелу, рухи яктан чистарыну ае да. Гайбәт сөйләү – гөнаһлы эшләрнең берсе. Бервакыт Пәйгамбәребез ураза тоткан хатынга беренче, икенче көнне ризык бирми. Өченче мәртәбә килгәч кенә, ул бүләкләр һәм ризык алуга ирешә. Хатын Пәйгамбәрдән: “Ниш­­ләп беренче, икенче көнне ярдәм итмә­дегез?” – дип сорый. Пәйгам­бә­ребез: “Беренче, икенче көнне син гайбәт сөйләдең, ура­заңның әҗере булмады”, – ди. Моннан күргәне­безчә, гай­бәт сөйләү уразаның әҗе­рен югалта. Кеше ризыктан гына тү­гел, ярамаган га­мәлләрдән дә тыелып торырга тиеш. Коръәни Кәрим­дә язылганча, сәфәрдәге кешеләрне, йөкле яки бала имезүче хатын-кызларны Аллаһы Тәгалә уразадан азат итә”.

Намаз вакытында үзгәрешләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков намаз вакытлары язылган календарьлардагы үзгәрешләргә игътибар итәргә чакыра. “Татарстан Диния нәзарәте төзегән намаз вакытлары кушымтасында беренче пунктта “сәхәр тәмам”, икенчесендә “мәчет­ләрдә укыла” дип язылган. “Сәхәр тәмам” – таң беленеп, офыкта сызык күренә башлаган вакыт. Шуңа кадәр ризыкны ашап бетерергә кирәк, – ди Булат хәзрәт. – “Мәчетләрдә укыла” дигән өлештә иртәнге намазны ярты сәгатькә соңрак билгеләдек”. Ир-атлар тәһарәт алып, мәчеткә барып җитешсен өчен шулай эшләгәннәр. Азан да ярты сәгатькә соңрак әй­теләчәк. Чынлыкта, иртәнге намаз вакыты кеше сәхәр ашап бетергәч башлана. Намаз вакытларын төзү­челәр арасында, “сәхәр тәмам” ди­гәч, ярты сәгать аерма белән “иртән­ге намаз” яки “фәҗр” дип язып куючылар да бар икән. “Әлеге ярты сә­гать­лек аерма аркасында, кеше­ләрнең башы бутала. Белүе­безчә, кеше бер генә минутка соңга калса да, бу көн уразасы кабул ителми, дигән сүз. Намаз вакытлары календарьларын төзү­челәр “иртән­ге намаз” ди­гәнне “мәчетләрдә укыла” дип тө­зәтсен­нәр иде”.

Быел VII Республика ифтары 25 май­да “Казан-Арена”да 15 мең ке­шегә үткәрелә. Узган елдагыдан аермалы буларак, ир-атларны да, хатын-кызларны да бер көнне җыячаклар. Хәзергә волонтерлар туплыйлар. Те­ләге булган кеше Диния нәза­рә­те­нә мөрәҗәгать итә ала. Анда 16 яшьтән өлкәнрәкләр кабул ителә. Диния нәзарәтендә колл-үзәк эшли башлаган. Дин әһел­ләренә сорауларыгыз булса, эш көннәрендә 10 сә­гатьтән 16 сәгатькә кадәр 88002227667 номерына шалтыратырга мөмкин.

Айрат Хәкимов, мөселман табибы:

– Ашказаны-эчәклек трактында проблема булган кеше, ураза алдыннан гастроэнтерологка барып, тикшеренеп кайтсын иде. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре булган кешеләргә дә кагыла. Диабет белән авыручылар, аеруча инсулин кулланучылар сәламәтлегенә сак карарга тиеш. Башка хроник чире булганнар да, уразага кергәнче үк, дәвалаучы табиб белән киңәшсен иде. Шәригать кануннарын белә торган табиб булса, тагын да әйбәтрәк. Авыру кешенең уразага керергә бик тә теләге бар икән, бер-ике көн тотып карасын. Шуннан соң һәркем халәтеннән чыгып чамалый инде. Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирә ул. Ризыкка килгәндә, бездә ифтар вакытында күп итеп ашау гадәте бар. Болай дөрес түгел. Кичен берьюлы беренче, икенче, өченче ашларны ашап, корсакны тутыргач, кайбер кеше урыныннан кузгала алмый башлый. Ашларны берничә өлешкә бүлеп ашарга мөмкин. Сәхәргә торырга иренмәскә кирәк. Шул чагында көн җиңелрәк узачак. Ашказанына авырлык килмәсен өчен, тозлы, борычлы, кыздырган азык-төлекне, балык ризыкларын ашаудан тыелыгыз. Татлы, газлы эчемлекләр эчмәгез, аларның бер файдасы да юк, эчне генә күптерәләр. Күбрәк су, чәй, җимеш компотлары, сөт, катык эчегез.

Рамазан уразасы 6 майдан башлана. 5 майда ястү намазыннан соң тәравих намазы укылачак. Ураза ае 29 көннән тора. Гает намазы 4 июньдә булачак.
Татарстан Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, фитр сәдакасының минималь күләме – 100, зәкят чыгаручыларга – 600 сум дип билгеләнгән.
Авыру сәбәпле, ураза тотарга хәленнән килмәүчеләр һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калган көнгә фидия сәдакасының кү­ләме – 200әр сум.
Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.
(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 64, 01.05.2019/)

Бәйле