«Голос.Дети» шеф-мөхәррире инфаркт белән хастаханәгә эләккән

-- irina

“Голос. Дети” проекты шеф-мөхәррире  Александр Подъяпольский җырчы Алсуның кызы Мигелла Абрамова конкурста  җиңүе аркасында чыккан  җәнҗалдан соң инфаркт белән хастаханәгә эләккән. Госпитализация турында аның хатыны Алена Бородина хәбәр итте. «Ул реанимациядә, табибларның даими күзәтүе астында. Ир-атлар, дөньядагы бер генә эштә сезнең тормышка тиңләшә алмый! Стресслар бушка узмый», — дип язган хатын-кыз Instagramда.

Бородина сөйләгәнчә, аның иренә «Беренче канал» хезмәткәрләре һәм шәхсән  алып баручы Елена Малышева ярдәм иткән. Хәзер Подъяпольский авыр хәлдә, анын сәламәтлеге белән Мәскәүнең хастаханәсе белгечләре шөгыльләнә.

Җәнҗал “Голос. Дети” тапшыруында җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла Абрамовага җиңгәннән соң купты. Ул 56,5% тавыш җыйды. Күп кенә телевизор караучылар проект редакторларын нәтиҗәләрнең гаделсез булуында гаепләде. «Беренче канал» да тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшерергә вәгъдә иттеләр.

Фото: Алена Бородина

Бәйле