Филүс Каһировның хатыны Эльмира ханым: «Иң кызганычы шул — моның турында бик аз кеше белә»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира ханым Инстаграмында еш кына круиз белән ял итү турында хәбәрләр урнаштыра. Бу төр ял итү белән ничек кызыксына башлаган? Ни өчен аны сайлаган? Каһировлар гаиләсе үзләре дә круизда ял итәргә җыенамы? Бу турында Эльмира ханымның үзеннән сораштык.

— Эльмира ханым, кайчаннан круизлар белән кызыксына башладыгыз?

— Элегрәк круизлар турында берни дә белми идем. Танышымның Инстаграмында бу төр ял итү, InCruises клубы турында язма күрдем дә, миңа да аңлатуын сорадым. Шул вакытта круиз белән ял итү төре барлыгын белдем. Әлбәттә, бу хакта Филүскә дә сөйләдем. «Зур лайнерда ялны татып карау турында күптән уйлаган идем», диде ул. Моңа кадәр круизларда булган кешеләрнең фикерләрен дә ишеткән булган. Танышым клуб шартлары турында аңлаткач, без дә киңәшләшеп, керергә булдык.

— Ни өчен нәкъ менә бу төр ял итүне сайладыгыз?

— Чөнки без моны тирәннән өйрәндек тә, элиталы ял итү икәнен аңладык. Бу планетабызның барлык илләрендә, матур почмакларында 4-5 ел эчендә булып чыгу өчен уникаль мөмкинлек. Лайнерларда бер сәяхәт итеп кайтканда 3-4 ил һәм 6-7 шәһәрне күрергә була.

Иң кызганычы шул, мондый ял турында кешеләр бик аз белә. Белгәннәре дә аны кыйммәтле дип саный. Статистика буенча, безнең планетадагы халыкның нибары 2 проценты гына кайчан да булса круизда булган.

Нәкъ менә шундый круизларда ял итәргә мөмкинлек бирү өчен, InCruises клубы төзелгән. Чөнки бу ялны бер тапкыр күргән кеше, аңа гашыйк була һәм ел саен йөри башлый.

— Әлеге клуб турында тирәнерәк сөйләп китсәгез иде?

— InCruises клубы эре круиз линияләре белән озак вакытлы мөнәсәбәтләр төзеп, үз сайтын булдырган. Анда турыдан-туры, турагентларсыз круизларны мөстәкыйль рәвештә броньлап була. Сайтта бөтен дөнья буенча 5000 юнәлеш бар. Монда круизларга иң түбән бәяләр куела һәм болар барысы да яхшылап уйланылган партнерлык программасы аркасында булдырыла.

Хәзер ял итәргә һәм дөньяны үз күзләре белән күрергә теләүчеләр бу уңайлы программа аша тур сайлый ала. Компания легаль, рәсми рәвештә теркәлгән. Моны бик күп кешеләр һәм шул исәптән без дә, тикшердек.

Заманча круиз лайнерлары — су өстендә зур шәһәр дияргә була, анда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә барысы да каралган. Куркынычсызлык һәм стабильләштерү системалары булдырылган.

— Димәк, үзегез дә ял итәргә барачаксыз?

— Әйе, сентябрь аенда бөтен гаиләбез белән Европа буенча беренче круизга барырга планлаштырабыз. 3 ил, 6 шәһәр күрәчәкбез. Шунысын да әйтергә кирәк, Төркиягә 7 көнлек юллама бәясе белән чагыштырганда, бу круиз безгә арзанракка төште.

Әлбәттә, бу круизлар турында бик күп сөйләргә була. Кызыксынучылар булса, минем белән элемтәгә керсен. Барысын да җентекләп аңлатам.

https://www.instagram.com/p/Bw94SEHAvvt/

Бәйле