Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта пычак белән яралап үтерелгән ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылган.
Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш кеше мәете табылган. Шуларның берсе – дүрт яшьлек бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама беләнТАСС хәбәр итте.
“4 майда иртәнге якта Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылды. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре “ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан”, – диелгән бу хәбәрдә.
Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар, оперативниклар һәм башка белгечләр эшли.
Фото: соцсети