Чиләбе өлкәсендә бер йортта берьюлы биш кешене үтергәннәр

-- irina

Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта пычак белән яралап үтерелгән ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылган.

Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш кеше мәете табылган. Шуларның берсе — дүрт яшьлек бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама беләнТАСС хәбәр итте.

«4 майда иртәнге якта Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылды. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре «ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан», — диелгән бу хәбәрдә.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар, оперативниклар һәм башка белгечләр эшли.

Фото: соцсети

Бәйле