- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
5 май Чаллыда күп катлы йортта зур янгын вакытында биш кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза ТИ.
«Көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Автозавод проспектында йортның тугызынчы катында фатир яна, ялкын тугызынчы, унынчы һәм унберенче кат балконнарына тарала, дигән хәбәр килде. Урынга Чаллы янгын сүндерү бүлекчәләре килде», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Көчле янгын аркасында фатирларга куе төтен үтеп керә башлаган. Янгын сүндерүчеләр фатирларда яшәүчеләргә коткару битлекләрен кидерәләр һәм аларны урамга алып чыгалар.