Шереметьевода пассажир самолетына ут капкан [видео]

-- irina

 

Мәскәүнең Шереметьево аэропортында пассажир самолетына ут капкан. Мәгълүматларына караганда, бер кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән

Нәрсә булган?

  • Superjet 100-95 пассажир самолеты SU 1492 Мәскәү — Мурманск рейсында булган.
  • Бу «Аэрофлот» һәм KLM компанияләренең уртак рейсы.
  • Шереметьево аэропортының онлайн-табло мәгълүматлары буенча самолет 18: 02 сәгатьтә күккә күтәрелә.
  • Озак та үтми самолет экипажы ашыгыч рәвештә утыртуны сорый. Лайнер аэропортка 18:30 сәгатьтә кайта.
  • Бортта 73 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. Эвакуация кабартылган трап ярдәмендә үткәрелә.
  • Тикшерү комитеты һәлак булган бер һәм дүрт зыян күргән кеше турында хәбәр иттә. Аларның икесе, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыр хәлдә һәм алар А. В. Вишневский исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенә җибәрелгән.
  • Пассажирларның бер өлеше хәбәрсез югалган дип санала.
  • Янгын сүндерелде.
  • Шереметьево аэропорты очып килүче самолетларны Домодедово, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург аэропортына җибәрә.
  • Russianplanes ресурсы мәгълүматлары буенча, Мәскәү-Мурманск рейсы башкарган SukhoiSuperjet RA — 89098 самолеты 2017 елда чыгарылган һәм беренче очыш ике ел элек — 2017 елның 21 июнендә булган.
  • «Аэрофлот» мәгълүматлары буенча, SuperJet RA-89097 самолеты якшәмбе көнне, 5 майда, Мурманскига озатылганчы өч рейс башкарырга өлгергән: Саранскидан Шереметьево шәһәренә (очу озынлыгы — 1,5 сәгать, 7:05 (мск), Шереметьеводан Саратовка (1 сәгать 45 минут, 12:12 (мск) һәм Саратовтан Шереметьево шәһәренә (13:58 минутта төшә).

Сәбәпләре:

  • Пилот очып киткәннән соң элемтә проблемалары турында хәбәр иткән һәм Шереметьевка кайту өчен рөхсәт сораган. Катлаулы һава шартлары аркасында беренче тапкырдан ук утыра алмаган, шуңа күрә самолет икенче тапкыр утыртуга киткән. «Самолет җиргә тигәннән соң стойкалар ватылды, двигательләр яна башлады. Янгын башланды, аннары инде — эвакуация», — дип сөйләде  Росавиация чыганагы.
  • «Аэрофлот» компаниясе самолет двигательләрен утыртканнан соң янып китүе  турында хәбәр итә. Аэропортта шулай ук янгын чыгу сәбәбе итеп каты утыртуны да атаганнар. «Экипаж очып киткәннән соң, җитешсезлек турында хәбәр итте һәм  аэропортка кайтырга карар итте. Бортта 73 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. 18: 30 сәгатьтә пассажир лайнеры күтәрелү-утыру полосасына бик каты төште, шуннан соң янгын чыкты», — диелә “Аэрофлот”  хәбәрендә.
  • РЕН ТВ мәгълүматларына караганда, самолет һавада яна башлаган..
  • Янгын чыккан урынга Тикшерү комитеты хезмәткәрләре чыкты. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Фото, видео: РЕН-ТВ

Бәйле