Шереметьево аэропортындагы һәлакәттә 41 кеше үлгән

-- irina

Самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган — 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы. Исән калучылар исемлеге «Аэрофлот» сайтында урнаштырылган.

Шереметьево аэропортында «Аэрофлот» компаниясенең Sukhoi Superjet 100 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә кырык бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская. Бу турыда РИА Новости яза.

«41 кеше», — дип җавап бирде ул журналистларның күпме кеше һәлак булган дигән соравына.

Ведомство мәгълүматларына караганда, самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган — 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы. Исән калучылар исемлеге «Аэрофлот» сайтында урнаштырылган. Алты кеше хастаханәгә озатылган,аларның өчесе авыр хәлдә.

Мурманск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибис төбәктә өч көнлек матәм игълан итте, һәлак булган пассажирларның гаиләләре 1 млн сум, хастаханәгә озатылучылар 500 мең сум күләмендә акча алачак. Якыннарын югалтканнарга Ходай түземлек бирсен.

Фото: соцсети

Бәйле