Виноград мул уңыш бирсен өчен нәрсә эшләргә?

-- irina

Виноград ел саен мул уңыш китерсен өчен, аны җентекләп карарга кирәк. Язын җылы яратучы үсемлекләр аерым игътибар тәлап итә, чөнки нәкъ менә бу вакытта үткәрелгән эшләрнең сыйфатына уңыш күләме бәйле булачак.

Виноградны кайчан һәм ничек утыртырга?

  • Тамыр системасы ачык булганын сатып алсагыз, җир ачылгач ук утыртырга мөмкин. Ул утыртыласы чокырны 80х80 итеп казыйбыз. Аның вегетация чоры туфрак температурасы 10 градуска кадәр җылынгач башлана.
  • Тамыр системасы ябык булса, кырау төшү куркынычы беткәч утырту дөрес. Безнең якларда якынча 10 июнь дип чамаларга була.
  • Балчыклы җир булса, чокырны 80 см тирәнлектә түгел, ә балчыклы өлеше башланганчыга кадәр генә казыгыз. Алга таба казудан мәгънә юк. Һәм аңа үсентене 10 см дан да артык батырырга кирәкми. Югыйсә, бакчачылар сүзе белән әйткәндә, кәстрүлдә утырган кебек була. Анда су, җыелып торып, тамырын черетәчәк. Чокырга черемә, ком, пгс (ком-чуерташлы катнашма), вакланган кызыл кирпеч, сыйфатлы туфрак салабыз. Калий, азот, фосфор кебек ашламалар кертәбез. Яки составында шулар булган комплекслы ашлама кулланыгыз.
  • Әзер чокырга виноград үсентесен 40-45 см тирәнлектә утыртабыз. Үсентеләрнең арасы 2,5 метр булсын.
  • Беренче елында үсентене карандаш юанлыгында бер-ике метрга кадәр үстерә алсагыз, аның яхшы кышлыйсына гарантия бар дигән сүз. Кышка инде казыклардан төшереп, өстен берәр материал, әйтик, полиэтилен пленка белән каплап калдырабыз. Аның өстенә беренче карны көрәп атабыз.
  • Беренче елында виноград үсентесен кирәкми, чөнки утырткан вакытта ашламаны чокырга салып калдырабыз. Алдагы елларда комплекслы ашламаны кулланырга була. Азотлы ашламаны куллануны июнь аеннан соң туктатырга кирәк.

Виноград үстерүдә еш ясала торган хаталар:

  • Суны виноградка ике атнага бер тапкыр, әмма мул итеп, бер куакка 4-5 чиләк, ягъни 40-50 литр сибәргә кирәк. Көн дә аз-азлап кына сипсәң, ул дымны өске тамырлары аша гына ала. Ә аскы төп тамырлары үсеш алмый. Инде озак вакыт су сибә алмаган очракта ул кибеп тә китә.
  • Әмма яңа гына утырткан виноград үсентесенә суны ике ай дәвамында атнага бер тапкыр бер чиләк сибәргә кирәк. Аннары инде, алда әйтеп узганча, ике атнага бер тапкыр.
  • Яз көне кышка каплап калдырган материалларны да вакытында алу мөһим. Аны бездә кар эрүгә алалар. Югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш җылытып торганлыктан, аның астында яткан виноград үсентесенең бөреләре кызып черергә дә мөмкин.
  • Куакны ботакларын кискәндә дә игътибарлы булу кирәк. Беренче елында яшел өлешен генә кисеп алырга була. Икенче елдан көз көне куакны формалаштырганда ботакларының яшел, агачланмаган өлешен кисергә. Бу эшне уңышны җыйгач, ботакларының яфракларын койгач башкаралар.

Гомумән алганда, виноград ул башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла, аның белән һәрвакытта контактта булырга кирәк. Шул очракта гына ул сезне уңышы белән куандырыр.

Фото: ferma.expert

Бәйле