9 майдан 12 майга кадәр казанлылар һәм республикабыз башкаласы кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачаклар, дип хәбәр итте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков.
Аның сүзләренә караганда, 9 майда трамвай, троллейбус һәм автобусларның эш вакыты озайтылачак, алар 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Метрополитенның эш режимы үзгәрешсез кала.
Фото: kazan.mk.ru