Татарстанда аномаль җылы һава торышы көтелә

-- irina

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, алдагы ял көннәрендә республикада яшәүчеләрне бик җылы, тотрыксыз һава торышы көтә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 4-5 градуска артып китәчәк.

Әйтик, 7 майда  көндез 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Бу көнне республика территориясендә көньяктан күтәрелүче циклон йогынтысында булачак. Шулай ук яшенле яңгырлар һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Алдагы көннәрдә, 8-11 майда, 22дән 28 градуска кадәр җылы көтелә. 8 майда әле кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин, ә 9 майдан 11 майга кадәр республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, 9 майда республика башкаласында көчле көнчыгыш җил һәм +27 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә.

Фото:pixabay.com

Бәйле