Татарстан пенсионерларына яңача өстәмә социаль түләүләр бирелә

-- Лэйсирэ

Татарстан пенсионерларына өстәмә социаль түләүләрне яңача бирә башлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

Моңа кадәр пенсия һәм башка төрле социаль түләүләр артканда, федераль социаль ярдәм кими иде. 1 апрельдән гамәлгә кергән федераль закон нигезендә, хәзер пенсия күләме башта яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк һәм шуңа өстәп индексация, башка төрле социаль түләүләр булачак.

Федераль закон нигезендә, пенсиясе яшәү минимумыннан аз булган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә социаль түләүләр каралган. Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8 мең 232 сум тәшкил итә.

Яңача социаль түләүләрне якынча 80 меңгә якын татарстанлы ала алачак. Әлеге акчалар 1 гыйнвардан имминият пенсиясе индексацияләнүчеләргә дә, 1 февральдән айлык акчалата түләүләре индексацияләнгән гражданнарга да, 1 апрельдән дәүләт пенсияләре индексацияләнүчеләргә дә яңадан исәпләнеп, май аенда тапшырылачак.

Моның өчен Пенсия фондына да, башка хезмәтләргә дә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Социаль түләүләр бары эшләмәүче пенсионерларга гына бирелә.

Фото: пиксабай

Бәйле