Күп балалы гаиләләр ипотеканы түләү өчен 450 мең сум акча ала алачак

-- irina

Россия гаиләләре, өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен гаиләләр дәүләттән ипотека кредитын түләүгә 450 мең сум күләмендә компенсация ала алачак, дип хәбәр итә TatCenter.

Әлеге  закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде. Закон проекты Дәүләт Думасының якындагы утырышларының берсендә каралачак. Закон кабул ителгән очракта кире көчкә ия булачак һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Шул рәвешле компенсацияне быел өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләр алачак.

Фото: соцсети

Бәйле