Өеннән куылучы тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваны котларлармы?

-- Лэйсирэ

Татарстанлылар онытмагандыр әле: моннан өч ай элек Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт иткән Мәрфуга Һадиеваны үзе яшәгән фатирыннан куып чыгару мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә куерды.

Бу хактагы петиция Change.org платформасында 16 февральдә барлыкка килгән иде, һәм аны кыска гына арада 300 меңнән артык кеше имзалады. Петиция эчтәлеге шуннан гыйбарәт: Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә “сталинка” дип йөртелгән күпфатирлы йорттагы фатирында яшәүче 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваны яшәгән фатирыннан куып чыгаралар. Сәбәбе: шәһәр хакимияте, әлеге торак тузган дигән нәтиҗә чыгарып, йортта яшәүче барлык кешеләргә моннан күчеп китәргә, дигән карар кабул иткән.

Бәйсез экспертиза “йорт тузмаган” дип нәтиҗә ясаса да, төрле дәрәҗәдәге судлар кешеләр ягына түгел, карар кабул иткән Яшел Үзән администрациясе ягына баса. Республика җитәкчелеге исә, федераль дәрәҗәдә купкан шау-шу нәтиҗәсендә, “исемен атарга теләмәгән бер химаяче 93 яшьлек ветеранга фатир алып бирәчәк”, дип игълан иткән иде. Бүгенгәчә Мәрфуга Һадиевага фатир алып бирүче булмаган. Мәрфуга әби төенчекләрен төйнәргә мәҗбүр. Аңа хосусый милеккә торак бирелми. Элек торганын исә квадрат метрын 11 мең сум исәбеннән дәүләт сатып алырга һәм әбигә… ипотека рәсмиләштерергә тәкъдим итә.

Тыл ветеранына ярдәм итү максатыннан, петиция авторы журналист Юлия Фәйзрахманова Мәрфуга әби проблемасы турында шәһәр мэры Александр Тыгинның кабул итү бүлмәсенә шылтыратып, тыл ветеранын Җиңү көне белән ни рәвешле котларга җыенуларын белешергә тәкъдим итә. Шулай ук шәһәр башлыгының электрон адресына шундыйрак эчтәлектәге хатлар да юлларга була. Телефонын һәм емайлын күрсәтмибез — реклама булачак.

Сафиуллина Рузия, Идел

Фото: Идел.реалии

Бәйле