«Прокуратура 20 мәктәптә мөселманча киенүгә катгый тыю кертә»

-- Лэйсирэ

Пензаның Октябрьский районы прокуратурасы ачыклавынча, бу 20 мәктәп дини киемнән йөрүне турыдан-туры тыймаган булган. Хәзер бу хилафлык төзәтелгән. Пензаның 20 мәктәбе прокуратура таләбе белән мәктәп формасы турында кагыйдәләргә хиҗап киюне тыючы бүлек керткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза Азатлык.

Әлеге хәбәр Пенза өлкәсе прокуратурасы һәм Русия прокуратурасы сайтларында да чыккан иде. Әмма алар соңрак алып куелды.

Пензаның Октябрьский районы прокуратурасы ачыклавынча, 20 мәктәп дини киемнәрдән йөрүне турыдан-туры тыймаган булган.

«Экстремистик эшчәнлеккә каршы торуның нигез принципларын үтәү, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау максатыннан әлеге мәктәпләр мөдирләренә район прокуроры күрсәтмәләр җибәрде. Алар каралды һәм канәгатьләндерелде. Укучыларның тышкы кыяфәтенә кагылышлы таләпләр кануннарга яраклаштырылды», диелгән прокуратура белдерүендә.

Шулай ук мәктәпләрдә эшләүче 12 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган дип тә хәбәр ителә.

Прокуратура аңлатуынча, федераль кануннарда белем бирүнең дөньяви булуы ассызыклана. Бу укучыларга дәүләт яки муниципаль белем бирү оешмаларында дин тоту хокукын үтәү һәм дин кушканча гамәлләр кылу мөмкинлеге бирүне күз уңында тотмый.

2016 ел ахырында Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә яулык тыю белән бәйле бөтен Русяигә шау-шу купкан иде. Мәктәп мөдире укытучыларга яулыктан йөрүне тыйды.

Мөслимәләргә басым булганда Татарстан башта дәшми торды, читтән күзәтте. Аннары инде Дөнья татар конгрессы татар укытучыларының яулык бәйләү хокукын яклап чыкты. Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан Диния назарәте дә мөслимәләрне яклап белдерүләр ясады. Шул ук вакытта Русия диния назарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин яулык мәсьәләсен артык куертмаска да чакырды. Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде. Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә. Моның белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров килешмәде һәм ул ачыктан-ачык Васильева белән бәхәскә керде һәм мөслимә яулыксыз, хиҗапсыз йөри алмый дип кырт кисте.

Мөслимәләр мәхкәмәдә җиңеп чыкты, әмма адвокатлар бу вакытлыча җиңү, басым киләчәктә дә булырга мөмкин диде.

Бер ай элек Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итеп документ тараткан иде.

Соңрак Казан Кирмәне вәкиле мондый күрсәтмә Венера Сабирҗанованың үз инициативасы булган дип акланды. Дүшәмбе билгеле булынча, «оешма боерыкларын бозып, мәктәпләргә шундый хатлар җибәргән хезмәткәргә дисциплинар чаралар күрелгән».

Фото: пиксабай

Бәйле