Tatar Today баш мөхәррире Рөстәм Исхакый Элвин Грей – Радик Юльякшинның экс-директорын татарча сөйләргә мәҗбүр итте. Андрей Бажура “Татар-информ” оештырган матбугат очрашуында журналистның соравына татарча җавап бирде.
Рөстәм Исхакыйның: “Сез татарча беләсезме?” дигән соравына Андрей Бажура: “Әзрәк кенә беләм, әмма чиста татар малае түгел инде. Андрей бит исемем”, – дип җавап бирде.
“Җырның мәгънәләрен аңлыйсызмы?” – дип дәвам итте Рөстәм Исхакый.
“Аңлыйм, аңлыйм. Әмма язмыйм. Бик яхшы аңлыйм”, – диде.
“Кайдан өйрәндегез?” дигән сорауны, Бажура: “Сездән”, – дип җаваплады.
–
–