Казанда бер атна элек өеннән чыгып киткән кызны эзлиләр

-- irina

Казанда бер атна элек өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан 22 яшьлек Ксения Ильинаны эзлиләр. Бу хакта активистлар хәбәр итте, мәгълүмат порталның чыганагы раслады.

 

Активистлар мәгълүматларына караганда, ул 1 майдан элемтәгә чыкмый, «ВКонтакте» да аның битеннән кемдер “ул йоклый” дип язып җибәрә. Ә аннан  соң җавап бирүдән туктый.  Аның 3 яшьлек баласы калган.

 

— Болотников урамында яшәүче кыз 2 май көнне өйдән чыгып китә, шуннан соң югала. Аны эзләү эшләре бара, — дип хәбәр иттелләр PROKAZAN.RU сайтында.

Фото: PROKAZAN.RU

Бәйле