Tatar Today баш мөхәррире Элвин Грейның экс-директорын татарча сөйләтә [видео]

-- Лэйсирэ

Tatar Today баш мөхәррире Рөстәм Исхакый Элвин Грей – Радик Юльякшинның экс-директорын татарча сөйләргә мәҗбүр итте. Андрей Бажура “Татар-информ” оештырган матбугат очрашуында журналистның соравына татарча җавап бирде.

 

Рөстәм Исхакыйның: “Сез татарча беләсезме?” дигән соравына Андрей Бажура: “Әзрәк кенә беләм, әмма чиста татар малае түгел инде. Андрей бит исемем”, — дип җавап бирде.

“Җырның мәгънәләрен аңлыйсызмы?” — дип дәвам итте Рөстәм Исхакый.

“Аңлыйм, аңлыйм. Әмма язмыйм. Бик яхшы аңлыйм”, — диде.

“Кайдан өйрәндегез?” дигән сорауны, Бажура: “Сездән”, — дип җаваплады.

Бәйле