“Сугыштан кайтмаган кешеләрнең балаларына ярдәм юк»- ди Василий әфәнде

-- irina

Моннан берничә көн элек тракторчы-блогер Василий Иванов ветераннар турында видео керткән иде. Әлеге видеоны тәнкыйтьләүчеләр күп булды, һәм Василий әфәнде әлеге үзенең фикерен җентекләбрәк аңлатып китте.

“Митингларга чыгучылар турында мин берни дә әйтә алмый. Элек уздырыла торган  митинглар турында әйтә алам. Чыннан да сугышта катнашкан, авырлыкларын күргән кешеләр, алар митингның читендә, кырыйларында гына йорерләр иде. Ә кемнәр бернинди авырлык күрмәгән, алар күкрәк киереп,  авыз ерып,  иң уртада йориләр иде. Хәзер дә шул ук система инде, аның авырлык күргәне кешесе алай шапырынып йөрми. Мин менә шул турыда әйтмәкче идем.

Һәм дә тагын инде ул сугыштан кайтканнарның балалары барыбер яхшырак тормышта яшәгәннәр. Хәзер инде шуларның балаларына, оныкларына квартира өләшә башладылар. Сугыштан кайтмаганнарныкына бернәрсә юк бит. Элек тә булмаган, хәзер дә юк.

Берәү язган “Үзеңнең бабаң исән булса, болай сөләнеп утырмас идең,” – дигән. Әлбәттә, андый сүз сөйләмәс идем инде. Мин квартир артыннан йөрер идем хәзер.”- ди ул үзенең видео язмасында.

Фото: инстаграм  @vasilijivanov7864

Бәйле