Җырчы Марсель Вәгыйзов соңгы вакытта бераз күздән югалып торды кебек. Дөрес сизгәнбез икән. Марсель үзе дә азрак пауза булуын әйтте.
— Быел иҗатымда кечерәк тукталыш булып алды. Бу — үзенә күрә анализлау чоры. Әкренләп яңа җырлар, клиплар эшләргә ниятлим. Чөнки соңгы чыгарган клипка да шактый еллар узган. Үземне ничектер дөньядан артта калган җырчы кебек хис итә башладым, — ди Марсель. — Аның каравы башка эшләр күп булды. Йорт җиткерәбез бит. Ә аның очына чыгасы юк…
— Марсель, йортыгыз кайсы якта? Төзелешнең очына чыктыгызмы?
— Казанның Авиатөзелеш районындагы Борисоглебск бистәсендә яшибез. Шәһәрдән 4-5 чакрым ераклыкта. Өй таштан эшләнгән, артык зур түгел. Йортны төземәдек, әзерне сатып алдык. Шулай да эшләнеп бетмәгән яклары хәйран әле, һаман төзелештән арынганыбыз юк. Җәйгә чыккач та планнар җитәрлек. Икенче катны эшләргә, беседка кирәк. Гараж белән мунчасы бар иде…
— Улың Шамил ничәдә укый? Динә бакчага йөриме?
— Шамил II сыйныфта укый. Минем белән бассейнга бара, музыка мәктәбендә баян классында белем ала. Динә балалар бакчасына йөри. Майда кызыбызга 4 яшь тула.
— Гүзәл эшкә чыктымы?
— Бер ел элек заводка эшкә чыкты. Офиста утыра, кәгазь боткасында кайный.
— Авылда әти-әниең икәү генә яшиме?
— Әти-әни лаеклы ялда, икесе генә торалар.
— Сеңелләреңнең берсе — Казанда, икенчесе гаиләсе белән Саратовта иде. Монда кайтырга уйламыйлармы?
— Ике ел элек күченеп кайттылар. Хәзер барыбыз да Казанда…
— Иҗатымда тукталыш булып алды, дидең. Җырчылар көн саен үрчи. Мондый шартларда эшләве авыр түгелме? Эстраданың бүгенге хәле борчыймы?
— Соңгы бер елда татарча радио-телевидениене бөтенләй тыңлаганым-караганым юк. Кайвакыт, сирәк кенә, телевизор кабызган чакта күренәләр. Җырчы дип атарлыклары да булмаган, бер белмәгән йөзләрне, шәхесләрне күргәч, үпкәләмәсеннәр, ничектер чирканып, сискәнеп китәм. Моны яхшы күренеш, дип әйтә алмыйм.
Әлбәттә, эшләве җиңел түгел. Бөтен нәрсә акчага корылды. Монда мәдәният, сәнгатьне беренче урынга кую түгел, күп кешедә тизрәк ничек тә акча эшләү теләге генә, минемчә…
— Соңгы елларда дингә тагын да якынайдың. Бу адымга берәр этәргеч булдымы?
— Ел ярымнан артык намазда мин, әлхәмдүлилләһ. Биш вакыт намазны, җомганы калдырмыйча, ураза тотып, дин кушканча яшәргә тырышам. Вакыт булганда, улым Шамил дә минем белән өйлә намазына йөри, җомгага да бергә барабыз. Бер-ике доганы кечкенә вакытта мәрхүмә әбием өйрәткән иде. Алар истә. Бәлки, бераз аның да тәэсире булгандыр. Әмма, минемчә, һәр кешегә намазга басу Аллаһы Тәгаләдән килә торгандыр. Сәгате сукмыйча, берәүне дә мәҗбүриләп дингә кертә алмыйсың. Күңел күзләремне ачып, шушы туры юлга бастырганы өчен, Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәтлемен! Алдагы елларда да Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын! Балаларны да әкренләп шуңа өйрәтергә телим.
— Укучыларыбызга, тамашачыларга нинди теләк-тәкъдимнәр җиткерер идең?
— Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, мөселманча яшәргә тырышырга кирәк. Әти-әниләрнең, бер-беребезнең кадерен белеп, балаларыбызга дөрес тәрбия бирсәк иде. Әлбәттә, заманны гаеплибез, авыр, дибез. Әмма аны үзебез катлауландырабыз кебек. Булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур яшәп, барчабызга да тигезлектә үткәрергә язсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.