Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин: Яндырырга алып барганда, аннан да качтым

-- Лэйсирэ

Казада яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Гали Гарифуллин бүген Казанда Җиңү парадында катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесенә сугыштан авыр тәэсирләре белән уртаклашты. «Яндырырга алып барганда, аннан да качтым», — диде.

Гали ага сугышка 20 яшьлек егет булып киткәнен әйтте. «20 яшь тулуга сугышка эләктем. Бөтен Европаны, Германия, Польша, Словакияне йөреп чыктым. Барысына да туры килдем инде, немецлар кулына әсирлеккә дә эләктем, яндырырга алып барганда, аннан да качтым. Ике тапкыр яраландым, Украинада яттым», — диде.

«Бүген бәйрәм көнендә күзгә яшьләр килә», — ди Гали Гарифуллин.

 

Бәйле