Татарстанда фаҗига: бала үлеме сәбәбе ачыклана

-- Лэйсирэ

Түбән Кама шәһәре янында күлдә балык тотканда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.30 сәгатьтә «Индустрия» бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда 16 яшьлек бала мәете табылды. Аны хокук саклаучылар тапты һәм туганнарына тапшырды», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: пиксабай

Бәйле