Иртәгә Татарстанда һава торышы шаккаттырачак

-- Лэйсирэ

11 майда Татарстанда 32 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

11 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +27..+32 градус булачак.

Фото: пиксабай

Бәйле