“Читтән карап торганда, сәхнәдә җырлау җиңел, барысы да менеп җырлар иде кебек. Сәхнә арты тормышы бик авыр. Тик ул авырлыклар тамашачы белән очрашкач онытыла”, – диләр Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов белән Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова. Быел аларның зур сәхнәгә чыгуларына 15 ел тулды.
– Башкортстан хөкүмәте дә, Татарстан җитәкчелеге дә иҗатыгызны югары бәяләде. Ә үзегез иҗатыгызга нинди бәя бирер идегез?
Илдар: Исем бирелгәч тә, чираттагысын алганчы 10 ел үтәргә тиеш. Әле “халык артисты” исеменә кадәр эшлисе дә эшлисе. 15 ел дәверендә елына 200әр концерт, юлсыз-газсыз якларга меңләгән чакрымнар үтелә. Исем алу җиңелләрдән түгел. Дәрәҗәле исем бирү турындагы канунның үз таләпләре бар.
Гүзәл: Миңа бирелгән ике исем арасында 10 ел үтте. Без ул исемнәр артыннан йөрмәдек, сорап алмадык. 15 ел иҗатыбыз дәверендә концертка бер генә тамашачы да мәҗбүриләп килмәде. Кайда гына яшәмәсеннәр, тамашачының барысы да безне яратып, көтеп ала. Үз тамашачыбызга атказанганмы-юкмы икәнлекне дәлилләп торырга кирәкми. Хөкүмәт тарафыннан безне лаеклы дип тапканнар икән, безгә бу шатлык та, җаваплылык та өсти.
– Гүзәл, сез исем алганнан соң, Илсөя Бәдретдинованың “Атказанмаган“ дигән җыры чыкты. Аны җырчының сезгә үпкәләве, көнләшүе дип бәяләүчеләр дә булды. Моны үзегез ничек кабул иттегез?
Гүзәл: Илсөя миңа шалтыратты, икебез дә бу хәлгә көлеп карадык. Бу – бер-беренә бәйле, алдан сөйләшенгән нәрсә дә түгел. Илсөя: “Бу җырны күптән әзерләгән идем, шулай туры килде, исем алган көнеңдә ул да дөнья күрде“, – диде. Ике иҗат кешесен бер-берсенә каршы куярга омтылу кирәкми дип саныйм.
– Җырчы һөнәренә җитди карамаучылар күп, ләкин бу хезмәтнең авырлыгын үзегез генә беләсез. Концертлар әзерләү, юл, көндәшлек… Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытларыгыз буламы?
Гүзәл: Әйе, читтән карап торганда, сәхнәдә җырлау җиңел, барысы да менеп җырлар иде кебек. Ләкин моңа теләк кенә җитми. Сәхнә арты тормышы бик авыр. Тик ул авырлыклар тамашачы белән очрашкач онытыла. Без – халыкныкы инде. Башка тормышны сайлый алмыйбыз. Мин, мәсәлән, өйдә утыра алмыйм, аның ни икәнен күз алдына да китермим! Миңа, иртәгә җыр яздырасы, монда барасы, тегендә катнашасы, дип яшәү кызык. Тормыш ярты елга алдан планлаштырылып куела. Әлбәттә, без сәхнә авырлыкларын тамашачыга сөйләргә тиеш түгел. Бу – үзебез сайлаган юл. Без үз юлыбызда бәхетле. Мин концерттан соң тамашачы белән фотога төшәргә дә теләп чыгам! Ничек инде аларга: “Мин чыкмыйм, кайтып китегез“, – дип әйтәсең?!
Илдар: Гүзәл концерттан соң биеп керә дә, берәр ятар урын булса, шунда хәл җыеп, халык янына чыга. Ул тамашачы белән аралашуны көтеп ала.
– Сез популяр җырчылар буларак рекламага мохтаҗмы?
Илдар: Реклама теләсә кемгә, теләсә нинди әйбергә кирәк. Реклама дигәндә, һәрвакыт күренеп тору, каядыр ишетелү дә күздә тотыла. Дөньякүләм танылган брендларны гел рекламалап торалар бит. Берәр җырчы: “Миңа реклама кирәкми!“ – ди икән, димәк, аның борыны күккә тигән дигән сүз.
– Киң таралган күренеш: кайбер районнарда җитәкчеләр, фәлән кадәр билетны калдырыгыз, дип тамашага бушка килеп утыра. Сез мондый күренешкә ничек карыйсыз?
Илдар: Мин килешеп бетмим. Дөрес түгел инде ул.
Гүзәл: Без бу очракны да 15 ел өйрәндек. Гадәттә, өстәмә урындыклар куярга сорыйбыз. Мөмкинлек булса, халык шул рәвешле дә карар иде, дибез. Әйе, җитәкчелекне артист үзе чакырса, ул аның танышы булса, 2-4 урын бирергә була әле. Кайбер шәһәр-районнарда 40ар урын калдыралар. Шуннан кеше өсте-өстенә килә, түләгәне утырып карый алмый. Бу – четерекле мәсьәлә, бар җирдә дә алай түгел, билгеле.
– Гүзәл, сез – үз-үзегезгә таләпчән хатын-кыз. Бу гаиләдән киләме яки тормыш үзе өйрәттеме?
Гүзәл: Мин – гади гаиләдә туып үскән кеше. Җиңел генә яшәмәдек. Укырга кергәндә дә зур конкурслар аша кердек. Бер урынга 30ар кеше дәгъва кыла иде. Үз-үзеңә таләпчән булмыйча мөмкин булмагандыр! Әти-әниләр, Пермьгә җибәрәбез, дип торганда, мин алардан Казанга китәргә рөхсәт сорадым. Ышанып җибәрделәр. Аларның йөзенә кызыллык китермәс өчен дә тырыштым. Беренче елларда үз җырларымны тыңлый алмадым. Радиодан ишетсәм дә, “сүндерегез“, ди идем, чөнки ошамады. Беренче альбомыма 13 җыр керде. Аны бик тырышып әзерләдем. “Ник ай саен альбом чыгармыйсыз?“ – дигәннәргә, миңа сыйфат ягы мөһимрәк, ди идем. Нинди эш эшләсәм дә, үз алдыма югары таләпләр куям. Ул тәрбиядән дә шулай килә.
– Халык белән артист арасында хәзер чик юк диярлек. Шул ук социаль челтәрләрне генә алыйк. Элек сәхнә кешеләренә хөрмәт күбрәк, аларны зурлау бар иде кебек. Сезнеңчә, мондый чик югалу дөресме?
Гүзәл: Дөрес әйтәсез. Кечкенә чакта үзем дә, нинди артист килсә дә, аларның концертларына яратып йөри, аларны фәрештәгә тиң күрә идем. Ул вакытта артистларга карата хөрмәт зуррак булгандыр. Бу дөрес тә. Артистка хөрмәт булырга тиеш, чөнки ул тамашачыны тәрбияли. Ә хәзер, артист белән халык арасында чик югалуның, бер яктан, яхшы ягы да, икенче карасаң, начар ягы да бар. Ләкин моны үзгәртеп булмый. Бу – заман таләбе. Социаль челтәрләрдә яман сүзләр язудан файда юк. Тамашачы болай итеп зәвыгын гына киметә. Ул сүзләрне балалар да кереп укый бит әле, моны исәпкә алу юк. Татарлар – тыйнак, динле халык. Минемчә, безгә килешеп бетми бу. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булсак иде.
– Мәскәүдә узган концертта кызыгыз Эллари да җырлады. Аңа “Инстаграм”да Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Сез кызыгызның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Җырчы булырмы? Балаларыгызны ничек тәрбиялисез, өйдә алар өчен кем баш?
Илдар: Аны без очраклы рәвештә генә җырлатып карадык. Тавышы бар, шулай китте. Хәзер: “Кызым, әйдә, тагын җырлыйсыңмы, теләгең бармы?“ – дигәч, ул: “Әти, миңа бу кирәкми әле. Мин укыйм“, – диде. Безнең Эллари – җитди кеше. Очынып, хыялланып йөрми, диюем. Сыйныфташлары да аның җырлаганын соңгы мизгелгә кадәр белмәде. Гомумән, Эллариның җырчылар баласы икәнен дә озак вакыт белмәделәр. Миңа кызыбызның шундый булуы, фикерләве ошый. Эллариның киләчәге турында күптән уйлыйбыз. Ул мәгълүмати технологияләр юнәлешен үз итә. Бәлки, шул юлдан китәр. Нинди һөнәр сайласалар да, каршы килмәбез.
Гүзәл: Балаларыбыз, кибеткә керсәк тә, артыгын сорамый, үзләрен артист балалары дип тә санамый. Тәрбиягә килгәндә, аларга чикләүләр юк. Әмма гаиләдә бер кешедән бала куркып торырга тиеш. Берәр ярамаган гамәлләре булса, әтиегезгә әйтәм, дип тәрбиялим. Бездә авторитет – әтиебез. Балаларыбыз бездән дә яхшырак булсыннар, кеше булып калсыннар. Киләчәктә кияүләрем әйбәт, киленем дә шәп булсын!
Илдар: Ул-кызларыбызны иркәләгәнебез юк. Ашарга ризыклары, кияргә киемнәре бар, җитә, булганына шөкер, кирәгеннән артык игътибар бирмибез. Әле исемдә, бервакыт Эллари килде дә: “Әти, менә мондый мәсьәлә чишәсе иде, эшли алмыйм“, – ди. Аңа: “Имтиханнар тапшырганда да мин әйтеп торырмынмы?“ – дип аңлаттым. Шуннан соң Эллариның яңадан килеп, нидер сораганын күргәнем юк. Әлбәттә, кызыксынып, укытучыларыннан укуы турында сорашып торабыз. Балаларыбызның күңеленә салынган инде: кеше буласың киләме – укыйсың. Әле Камиләбез бер көнне укырга теләмим дип елый. Аңа да 10 минут буе укырга кирәклеген аңлаттым. Самир көн дә “отжимание“ ясый. Хәзер аңа – 4 яшь, ул 50 тапкыр “отжимание“ ясый ала. Малай кешегә спорт белән шөгыльләнү кирәк. Балаларга кечкенә чактан ук зурларга караган кебек карау дөрестер, минемчә.
– Хәзер кыска гомерле җырлар китте. Күбесен, бер ишетү белән, онытасың. Ә сезнең элек җырлаган җырлар да телдән төшми. Күптән түгел Айдар Галимов белән “Җырлыйм туган якта“ дигән җырга да яңа сулыш өрдегез…
Гүзәл: Беренчедән, ул буынга бәйле. Сәхнәгә чыккан беренче елларда концертларыбызга килгән кешеләр безнең белән бергә үсте. Хәзер инде алар балалары белән тамашаларыбызга йөри, алар безне тыңлый. Үзем дә элеккеге җырларны оныта алмыйм. Әти-әниләребез баянга кушылып җырлаган җырларны мин яттан беләм. Аларны заманча аранжировкага салсак та, матур яңгыраячак. Айдар абый Галимов белән “Җырлыйм туган якта“ җырын да шул сәбәпле чыгардык. Ул, бәлки, онытылган да булыр иде. Аны хәзер хәтта яшьләр дә яратып кабул итте.
– “Любили“ дип аталган урысча җыр да, аңа клип та чыгардыгыз бит әле. Анысы нинди максаттан яздырылды?
Гүзәл: Миңа социаль челтәрдә, видеоклип астында берәү: “Гүзәл Уразованы югалтырбызмы инде? Урыс эстрадасына китәрме?“ – дигән. Мин: “Кем көтә анда безне?“ – дип җавап яздым. Безнең концертларга төрле милләт кешеләре килә бит. Репертуарда төрле җырлар булырга тиеш дип уйлыйм.
– Бүгенге эстраданың төп проблемасы нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Илдар: Эстраданың начар йогынтысы булмасын, шул гына. Балаларга тәэсире, тәрбияви ягы гына борчый. Ә болай, кем ни тели, шуны эшли инде, кем кемне тыңларга тели, шуны тыңлый.
– Гүзәл Уразова үз музыка мәктәбен булдырырга тели, дигән сүзләр дә булды. Бу – хыял гынамы, әллә нидер эшли дә башладыгызмы?
Гүзәл: Мәскәү дә бит бер көн эчендә генә төзелмәгән. Теләк булу – бер нәрсә. Бу эш тә бер көн эчендә башкарып чыга торганнардан түгел. Мин моңа җитди карыйм. Булса – яхшы булсын. Кечкенә адымнар белән моңа киләбез. Озак та үтмәс, барып чыгар, дип ышанам.
– Гүзәл, сез бит журналист булырга теләгәнсез. Кайсы матбугат чарасында бүген үк эшли алыр идегез?
Гүзәл: Мин телевидениедә алып баручы яки журнал мөхәррире була алыр идем. Язу хыялы минем күңелдә яши. Өч китабыбызны чыгардым. Соңгысын ике телдә эшләдек.
– Журналистлар сезгә биргән иң сәер сорауны әйтә аласызмы?
Гүзәл: “Кайчан бишенче бала алып кайтасыз?“ Дүртенчене дә түгел, бишенчене!
Илдар: Күп журналистлар кайдан ничек “чәнчеп“ алыйм икән, сенсация ясыйм дигән ният белән килә. Алар үзләренә шулай исем булдырмакчы. Сәләтле бул син, әмма пычрак, “сары“ сораулар белән дәрәҗәңне төшермә. Минемчә, мәгънәле, кызыклы итеп язып та, журналист үзенә исем ясый ала. Журналист һөнәрен мин хөрмәт итәм, әмма әхлакый кысадан чыгып, тикшерелмәгән мәгълүматтан сенсация ясарга тырышулары борчый.
(Чулпан Гарифуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 66, 09.05.2019/)