«Имеш, килене улын эштән матур итеп каршы алмый, янында бөтерелеп йөрми»

-- Лэйсирэ

Урамда таныш ханымны очраттым. Хәлләрне сорашып, бераз гәп куертып алдык. Ире вафатыннан бирле ялгызы гына яшәп ята ул, башлы-күзле балалары үз фатирларын булдырганнар, аерым торалар. “Балаларның аерым яшәве хәерле ул, — дип, сөйләп китте ханым, — ялгыз дигәч тә, ялгызлыкны сизмим бит мин, балаларым, оныкларым яныма килеп йөриләр.

Бер дә күңелсезләнеп яшәгәнем юк. үзем дә аларга еш барам. үземне үзем карый алам ич әле, кибеттән нәрсә яратам, шуны алып кайтам, яраткан ризыкларымны әзерләп ашыйм. Аерым торгач, малай белән киленнең, кызым белән кияүнең үзара мөгамәләрен күрмим дә, кысылмыйм да. Минем өчен иң мөһиме — үзара аңлашып, әйбәт яшәсеннәр”.

Хак сүзләр. Тормыш үзгәрде бит хәзер. Кечкенә генә өйләрдә, кысан фатирларда яшь гаилә­ләрнең әби-бабайлар, ата-аналар белән яшәү заманы онытылып бара инде. Шуңа да башлы-күзле булуга яшьләр аерым яшәргә омтыла. Йә фатир арендалыйлар, йә ипотекага кереп чумалар, авылда исә башка чыгалар. Шулай да ата-аналары белән яшәүче яшь гаиләләр дә җитәрлек әле. Безнең татарда килен бе­лән кайнана темасы мәңгелек тема инде ул, ә әби белән кияү мөгамәләсе ул кадәр кискен тормый. Менә шушы танышым ип­тәш хатынының зарлануы турында да сөйләп алды әле. Имеш, килене аның эштән кайтып кергән улын матур итеп каршы алмый, янында бөтерелеп йөрми. Малае кулын юып өстәл янына килгәндә аш та бүлеп куелмаган була.

“Тапкансың борчылыр нәрсә, килен гел улың кар­шында биеп тормас инде. Ул әзер пешкән ашны малаең кәстрүлдән үзе дә бүлеп алала торгандыр бит? Шул юк кына нәрсә өчен килен белән сүзгә килә күрмә тагын. Күрмә син аны-моны, бүлмәңә кер дә үз эшеңне кара”, — дип әйттем аңарга да ди.

Хәзерге киленнәр кайнаналарга бирешә торган түгел анысы, сүз әйттереп тормыйлар. Нык бәйләнә торганнарына: “әнә алай­са, малаең белән икәүләп яшәгез”, — дип ташлап чыгып китүчеләр дә булгалый. Элегрәк үзем эш­ләгән оешмада эшләүче яшь ханым шулай кайнанасы белән килешә алмаганлыктан, баласын алып үзенең әнисе янына кайтып киткән иде. Ире кире кайт дип янына килсә дә, кайтмады ул, югыйсә биш ел буе йөреп өйләнешкәннәр иде бит. “Соң, — ди торган идем, — шул биш ел буе йөргәндә булачак кайнанаңның холкын белмәдең мени? Аннан соң, озак еллар йөреп өйләнешкән ирне ничек ташламак кирәк, өйләнешкәнче үк сез инде бер-берегезгә күнегеп беткән булгансыздыр бит?” Килен белән кайнана арасындагы низаг акчага бәйле булып чыкты. Кайнаның гаилә акчасын үз кулына җыясы килгән икән, янәсе яшьләр акча тота белмиләр. Килен исә ире белән икесе эшләп тапкан акчаны үзенчә тотарга теләгән. Шушы юк кына сәбәп аркасында яшь гаилә аерылышкан.

Киленнәр кайнаналарының һаман да уллары белән җитәкчелек иткәнне дә, ягъни өйрәткәннәрен яратмыйлар. Кайбер киленнәр фикеренчә, егет аңа өйләнгән икән, инде ул аны гына тың­ларга тиеш. Дөрес фикер түгел, әлбәттә, ана кешегә бала гомере буена бала булып кала. Киңәш­ләре, өйрәтү­ләре һаман да шул улының тормы­шын кайгыртып әйтелә бит инде. Акыллы малай-киленнәр әни кешене тыңлыйлар, киле­шәләр, әмма кирәк булса җайлап кына үзләренчә эш итәләр. Ике як та канәгать, тавыш та чыкмый.

Хәзер ялгыз гына бер, күп булса, ике бала үсте­рүче ханымнар еш очрый. Бергә эшләгән бер хезмәттәшемнең малае әнисе белән генә үскән кызга өйләнгән иде. Хезмәттәшемнең малай белән киленен үзләрен генә яшәтәсе килә, ә кодагыеның һич кенә дә кызыннан аерыласы килми икән. “Ме­нә бит, әле 50 яшькә дә җитмәгән кодагый ике бүлмәле фатирында рә­хәт­ләнеп яшисе урынга, фатирын сатып, малайның гаиләсенә яшәргә күчәргә җыена. Янәсе кызыннан башка яши алмый. Яшьләрнең үзләре генә яшисе килүен ничек аңламый икән ул кодагый?” — дип, зарланып ала иде хезмәттәшем.

Шулай да үзара килешеп яшәүче килен белән кайнаналар тормышта ешрак очрый шикелле. Киленнәрен үз кызлары кебек кабул итүче кайнаналар да җитәрлек. Шулай булырга тиеш тә, килен бит ул ана кешенең табып үстергән малаен гомерлек ир итеп сайлаган. Киленнәр тапкан балаларда нәсел дәвам итә. Ир ягына да, килен ягына да Ходай биргән иң зур бәхет әнә шулдыр.

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий