Уңган бакчачылардан киңәшләр

-- irina

 

  • Кишерне чәчкәннән соң, көн дә су сибегез. Тишелеп чыккач, ике атна тәнәфес ясагыз.
  • Кыяр укроп белән янәшә яхшырак үсә. Кыярга суны сибеп кенә калмагыз, өстенә дә бөркегез.
  • Суык көндә кыяр үсә торган теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр куегыз. Эссе көндә, киресенчә, салкын сулы чиләкләр куеп торыгыз.
  • Кыяр үтәли җил һәм температураның кискен үзгәрүен яратмый.
  • Петунияләр яңгырдан зыян күрсә, Эпин препараты сибегез. 100 грамм суга 2 тамчы исәбеннән.
  • Петуниянең кипкән, шиңгән яфракларын гел алып торыгыз.
  • Помидор, борыч, баклажан утыртасы чокырчыкка берәр төймә Глиокладин (микробиологик препарат) салыгыз. Ул бактерияләрдән һәм гөмбәчек авыруларыннан саклый.
  • Суган белән кишерне бер түтәлгә утыртыгыз. Алар бер-берләрен корткычлардан саклый.
  • Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара.
  • Помидорны иртә утыртып, салкыннар тору сәбәпле аларны ачык туфракка күчереп утырту җае булмаса, чүлмәкләренә туфрак сибеп торыгыз. Ул өстәмә тамыр җибәреп торганда, сабагы үсми торачак.
  • Борчак суыкка чыдам, шуңа да аны иртә чәчәргә курыкмагыз. Җәй буе борчак уңышы алыр өчен, аны ун көн саен чәчеп торыгыз.

Бәйле