Редисны кая утыртырга?

-- irina

 

Редис орлыгын йомырка савытларына чәчеп үстерүчеләр дә бар икән. Моның өчен йомыркадан бушаган савытлар кирәк була.

Аларның бер ягындагы калкып торган җирләрен кайчы белән кисәсең һәм киселгән ягын аска каратып, кояш яхшы төшә торган урындагы түтәлгә тезеп чыгасың, тишекләрдән туфрак чыгып торсын. Бу кассета белән туфрак арасында ярык калмасын өчен кирәк. Чәчеп бетергәч, яхшылап су сибәсең. Аннары өстенә туфрак сибәсең. Батынкы урыннарына берәмләп редис орлыгын чәчәсең. Соңыннан тагын бер кат су сибәсең.

Бәйле